Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Сораштыру

Игътибар барысына да җиттеме?

Өлкәннәр хөрмәтенә үткәрелгән чаралар хакында хәбәрләр, ункөнлек кайтавазы әле һаман килә. Шул уңайдан Өлкәннәр ункөнлегенең авылларда ничек узуы турында белештек

Гөлфия Нуриева, Мөслим:

– Мин район хастаханәсендә хезмәт куеп, лаеклы ялга чыктым. Шөкер, хастаханә коллективы бер елны да игътибарсыз калдырмый үзебезне. Ел саен Өлкәннәр көнендә истәлекле бүләкләр, күчтәнәчләр тарата, концертларга чакыралар. Тормыш иптәшем Фазаел Нуриев район коры сөт заводында дистә еллар хезмәт куйды, сәламәтлеге какшау сәбәпле, инвалидлык алгач, эштән туктады, лаеклы ялга чыкты. Иптәшемне Өлкәннәр көнендә дә, инвалидлар ункөнлегендә дә искә алучы, күчтәнәчләр бирүче юк. Минем иптәшем генә түгел, ул чорда коры сөт заводында хезмәт куйган байтак өлкәннәр игътибарсыз кала, кызганыч. Алар да еллар дәвамында хезмәт куйган югыйсә.

Лилия Шәймиева фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев