Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Сораштыру

Игътибар барысына да җиттеме?

Өлкәннәр ункөнлеге тәмамланып, берникадәр вакыт үтте. Өлкәннәр хөрмәтенә үткәрелгән чаралар хакында хәбәрләр, ункөнлек кайтавазы әле һаман килә

Шул уңайдан Өлкәннәр ункөнлегенең авылларда ничек узуы турында белештек.

Мөҗәһидан Мортазин, Исәнсеф:

– Өлкәннәр көне уңаеннан “Август-Мөслим” агрофирмасы ел саен бик күп итеп күчтәнәчләр җибәрә. Быел да агрофирма тарафыннан әзерләнгән бүләкләрне бик сөенеп кабул иттек.
1 октябрь көнне Исәнсеф авылы клубында чәй өстәле артында очраштык. Тат. Бүләр мәктәбе укучылары Илмир Шәрифянов җитәкчелегендә эчтәлекле концерт күрсәттеләр. Шул ук көнне район мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышланган тантаналы чарада да катнашып, яшьтәшләребез белән очраштык. Район башлыгы Альберт Хуҗинның, район ветераннар советы рәисе Илгиз Низамовның чыгышларын тыңладык. Өлкәннәр ункөнлеген Тат. Бүләр авылында яшәүче Валентина Мирзаянованың 90 яшьлек юбилей кичәсе белән тәмамладык. Мондый бәйрәмне алдагы елларда да күрергә насыйп булсын!

Мөҗәһидан Мортазинның гаилә архивыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев