Яшьләр тормышы ничек уза?
Сораштыру
Рәшит:
– Студент тормышы кызыклы дип, әни һәрвакыт әйтеп килде. Чыннан да, кызыклы икән! Дөрес, болай ук дип уйламаган идем. Укыйсы да килә, чөнки монда дәреслек булмаган яки форма кимәгән өчен “2”ле “чәпәргә” тормыйлар. Шәһәрдә ял итәр, күңел ачар урыннар да күп. Кичке кафелар, кинотеатрлар мин яшәгән йорттан ерак түгел. Яңа дуслар, яңа танышлар барлыкка килде. Тормышка башка күзлектән карый башладым. Тик, ни дисәң дә, әнинең токмачлы ашы сагындыра!..
Лилия:
– Бу – төрле уку йортларында белем алучыларның гына түгел, студент еллары артта калган кешеләрнең дә бәйрәме, дип уйлыйм. Бик сагынам шул елларны! Йөгер-йөгерә кайтырдай булам. Гамьсез, мәшәкатьсез, бик истәлекле вакытлар иде ул. Без тулай торакта яшәдек. Югы – бергә, бары уртак булды. Бер пешергән ризык 4-5 бүлмәгә җитә иде. Бәйрәмнәрне, туган көннәрне дә күмәкләшеп үткәрү гадәте бар иде.
Әдилә:
– Тырышкан табар, ташка кадак кагар, диләр бит. Мин дә хыялыма, алга куйган максатыма ирештем! Төркиядә белем алуыма чиксез сөенәм! Анадолу университетының туризм факультетында укыйм. Безнең уку йорты Эскишехирдә урнашкан. Студент вакытының иң кызыклы, иң рәхәт мизгеле – хыялларны җилкән итү. Мин үземне диңгездәге барлык дулкыннарны ерып баручы мәгърур кораб итеп хис итәм. Студент булу миңа бик ошый. Ул – үзаллы тормыш мәктәбе, чиксез мөмкинлекләр ача торган еллар әйләнеше. Бүгенге заманда һәр кеше яңа белемгә һәм мөмкинлекләргә омтылып яшәргә тиеш. Булачак абитуриентларга үз-үзләренә ышанырга һәм максатларына ирешү өчен нык тырышырга киңәш итәм.
Ислам:
– Мөслимне бик яратсам да, башкалада укыйсым килде! 3 курста белем алам. Яшәргә үз фатирыбыз булса да, әти минем тулай торакта яшәвемне, кешеләр белән аралашуымны, дуслар табуымны теләде. Мин моның өчен әти-әниемә бик рәхмәтле! Минем өчен студент еллары – иң күңеллеседер кебек. Төркемдәшләрем һәм тулай торактагы күршеләрем белән танышуымны бүгенгедәй хәтерлим. Башта алар минем өчен бөтенләй чит кешеләр кебек тоелган иде, бүген без – иң яхшы дуслар!
Фото – Татар-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев