Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сораштыру

Газета - журналлар укыйсызмы?

Гүзәлия Әдиятуллина. Олы Чакмак

2025 ел өчен газета-журналларга язылу бара. Газета-журналлар тираж җыю өчен төрле чаралар куллана: акцияләр һәм очрашулар үткәрә. Райондашларыбызның газета-журналларга язылу буенча фикерләрен белергә булдык.

Гүзәлия Әдиятуллина. Олы Чакмак:

Бер елны да газетага язылмый калганым юк. “Авыл утлары” һәм “Ирек мәйданы” газеталарын бик озак еллар алдырам. Гыйбрәтле язмаларга бай “Себерке” газетасын да яратып укыйм. Быел тагын бер яңа газетага – “Татар хатыны”на язылдым әле. Рус телендә чыгучы “Моя газета”да да бик кызыклы мәгълүмат җиткерәләр, аны да берничә ел алдырам. Авылыбызда почта бүлеге дә, хат ташучылар да юк. Почтаны да, пенсия һәм субсидияләрне дә Мөслимнән китерәләр һәм тараталар. Почта килү, пенсия алу буенча тоткарлыклар юк. “Район газетасында укырга әйбер юк”, – дигән кешеләрне аңламыйм. Газета укымаучылар гына шулай әйтә ала! Хәзер “Авыл утлары” мәгълүматка бик бай, төрле темаларга язмалар күп. Һәр санын бик кызыксынып укыйм! Иң элек яңалыклар блогы белән танышам, аннан туган көннәрен билгеләп үтүчеләр, мәрхүм булганнар хакындагы мәгълүматны карыйм. Аннан соң газетаның калган битләрен карыйм: һәр язманы иркенләп һәм җентекләп укып чыгам. “Ирек мәйданы” газетасында гыйбрәтле язмалар да, бакчачылыкка, сәламәтлеккә кагылышлы хәбәрләр, файдалы киңәшләр күп була.

Лилия Шәймиева фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев