Дроннардан ничек сакланырга?
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы пилотсыз очу аппаратлары һөҗүм иткәндә нәрсә эшләргә кирәклеге турында мәгълүмат җиткереп тора
Райондашларыбыз көтелмәгән хәлләр килеп чыкканда нишләргә кирәклеген беләме? Респондентларыбызга шушы сорау белән мөрәҗәгать иттек.
Зилә:
– Мин иң элек якыннарыма хәбәр итү җаен уйлап, аларга кайда һәм ничек качып булуы турында мәгълүмат бирер идем. Мин пилотсыз очкычлардан саклану турында бөтен мәгълүматны үзләштердем. Куркыныч дөньяда яшибез бит, һәрнәрсәдән хәбәрдар булырга кирәк. Дрон яки пилотсыз аппарат күргән очракта, куркыныч урыннан читкә киткәч, 112 номерына шалтыратыгыз. Үзегезнең фамилиягезне, исемегезне һәм БПЛА табылган урынны әйтегез.
Марат:
– БПЛА һөҗүме вакытында бинаның яисә йортның иң аскы катына төшәргә кирәклеген беләм. Әгәр астагы катларга төшәргә өлгермәсәң, фатирда тәрәзәсез, терәк стеналар арасындагы бүлмәне табарга кирәк. Күпфатирлы йортта яшәүчеләр ванна бүлмәсе идәнендә ышыклана ала. Урамда булсам, иң якында урнашкан бинага йөгерәчәкмен. Машинада, рульдә булсам, һөҗүм вакытында машинадан чыгып, ышык урын эзләячәкмен. Инде күрергә язмасын!
Фото – «Татар-информ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев