Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Сораштыру

Бәрәңге алдыгызмы?

Икенче икмәк – бәрәңгедән башка тормыш бармый шикелле

Әле кайчан гына бәрәңге утыртып мәш килсәк, инде аны алыр вакыт та килеп җиткән. Кайберәүләр, башкалардан калышмыйбыз дип, яңгыр сибәләп торганда да бәрәңге ала, кемнәрдер “әбиләр чуагы”н көтә. Райондашларыбыз бәрәңге алырга җитешкәнме? Шушы сорау белән респондетларыбызга мөрәҗәгать иттек.

Гөлнара: – Бәрәңгенең яртысын алдык, калганын алырга көн юк бит әле. Бәрәңгенең җир астында калганы юк әле, борчылмыйм. Октябрьдә дә матур көннәр булыр. Кеше бәрәңге чери дигәнгә генә алып караган идек. Череге, чыннан да, күп. Кайбер төптән гел черек бәрәңге генә чыга. Шуңа карамастан, уңыш мулдан булырга охшаган. Исән-сау булып, үзебез үстергән бәрәңгене үзебезгә ашарга насыйп булсын!

Фәридә: – Без бәрәңге алырга җитешкәнче сентябрь урталары җитәр әле. Матур көннәр булганда, көн эштә үтә. Ял көннәрендә исә яңгыр ява. Быел бәрәңгене алу белән базга салып, сакларга куеп булмый. Елы яңгырлы бит, яхшылап җилләтмичә булмый. Башка елларда бәрәңгене алу белән базга сала идек. Бәрәңгене балалар белән күмәкләшеп алабыз. Бәрәңге алу – үзенә күрә бер бәйрәм бит ул! Иң мөһиме: Аллаһ сәламәтлектән аермасын!

Лилия: – Бәрәңге утыртканым да, алганым да юк. Бакча эшен бөтенләй яратмыйм! Икенче икмәк белән ике якның да әниләре тәэмин итә. Алар бирмәсә, сатып алыр идем. Руслар әйтмешли, бәрәңге үстерү – “неблагодарный труд”: бөтен вакытың, җәйнең иң матур көннәре бакчада үтә. Бакчада эшләү билгә төшә, кулларга сөял чыга. Бер файдасы да юк! Кешедән сатып алуың отышлы. Элек кенә ул, ачлыктан куркып, бакча тутырып бәрәңге утыртканнар. Хәзер кеше ярмалар, токмач ашый, бер бәрәңгегә генә карап ятмый. Үстергән бәрәңгесен күпләр кая куярга белми аптырый. Ахыр чиктә, малга ашатырга дип, бушка биреп чыгара.

Сораштыруны Лилия Шәймиева үткәрде.

Наилә Сәлахова фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев