Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сораштыру

Бәйрәм – бер, гадәтләр – төрле

Җирлегебездә төрле милләт вәкилләре яши. Яңа елны каршылауда һәрберсенең үзенә генә хас гореф-гадәтләре бар.

Галина Романова:
– Керәшеннәрнең аерым традицияләре юк. Төнге уникегә кадәр өйдә гаиләбез белән булабыз, Яңа елны каршы алабыз. Табынга пилмән, каз яисә үрдәк, төрле салатлар әзерләнә. Керәшеннәрдә электән үк “Әкәмәткә чыгу” йоласы яши. Яңа елны каршы алганнан соң, төрле киемнәр, маскалар киеп, күрше-тирәдә яшәүчеләрне, дус-туганнарны Яңа ел белән котлыйбыз. Бу йола бүген дә саклана. Күп булмаса да, байтак авылдашларыбыз, йолага тугры калып, төнге уникедән соң, күрше-тирәгә, дус-туганнарга кереп, аларны Яңа ел белән котлый. Бу йола Раштуа бәйрәмендә – 7-18 гыйнварда да башкарыла. 

Фото - Мөслим-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев