Авылда яшәү рәхәтме?
Авылда калып, үз куышын булдырган, күңеленә ошаган өлкәдә хезмәт куючы егет-кызлар әз түгел. Авыл яшьләрне нәрсәсе белән үзенә тарта? Авылда яшәү рәхәтме? Респондентларыбызга шушы сораулар белән мөрәҗәгать иттек.
Айзилә:
– Мин тормышымны Мөслимнән башка җирдә күз алдына да китерә алмыйм. Гаиләм, яраткан эшем бар. Авыл җире балалар үстерү өчен уңайлы. Баланы өйдән чыгарып җибәргәч, минут саен тәрәзәдән карап, борчылып торасы түгел, биредә кеше бер-берсен белә. Авыл халкы ярдәмчел. Шәһәрдә ипи яисә тоз сорап күршегә мөрәҗәгать итү читен, авылда исә бу – гадәти хәл. Авылдан чыгып китү, шәһәрдә яшәү турында уйлаганым юк. Без бәхетебезне Мөслимдә, туып үскән җирдә таптык!
Данис:
– Хәзер ял итү урынын сайлаганда да яшьләр өстенлекне авылга бирә. Авыл җирендәге ял турлары трендка әверелеп бара. Физик хезмәт, гаджетларсыз тормыш һәм бакчадан өзеп алган яшелчә-җимешләр кызыклырак. Минем дусларым авылда да, шәһәрдә дә шактый күп. Каланыкылар безгә “икенче сорт” итеп караса да, ял итү өчен барыбер матур табигатьле авылны сайлыйлар. Мин авылдан чыгуым белән горурланам!
Лилия:
– Мин – шәһәр кызы. Шәһәр халкы өчен авыл җәйгә әбиләргә кунакка кайту белән генә күзаллана. Тик бүген барысы да башкача. Яшьләр үз теләкләре белән авылларга заманча технологияләрсез тормышта яшәп, үзләрен сынап карарга, гади әйберләргә өйрәнергә һәм үзләрен чын мәгънәсендә ирекле тоярга дип кайта. Интернетта яшьләр өчен яңа турлар турында актив фикер алышалар, төп максат – цифрлы шау-шудан читләшү. Иртүк торып, утын ярырга һәм мич ягарга өйрәнү өчен мин дә быел авылда кунак булдым. Авылда яшәр идем мин!
Алсу:
– Авылга кайтару элек җәза кебек иде. Әти-әниләрнең сүзеннән чыксак яки берәр ярамаган әйбер эшләсәк, әти шунда ук: “Марш авылга!” – дип әйтә иде. Шунда бармаска каршы килә дә идем соң! Бәдрәф – тышта, кайнар су юк. Әбинең кара ипие белән тәгәрәткән бәрәңгесен ашыйсы килми иде. Бүген исә авылда яшәү – үзе бер мода! Авылда шәһәр шау-шуыннан тынычлап ял итәргә була. Авыл тормышы белән яшьләр ныклап кызыксына, төбәкләрнең гореф-гадәтләре, һөнәрләр һәм мәдәният белән таныша. Күпләр үз тамырлары, гаиләсенең, нәселенең тарихы белән кызыксына.
Шамил:
– Берничә ел элек хатыным белән Актанышка сәяхәткә киттек. Нинди генә авылны узсак та, һәр җирдә үзем хыялланган тормышны күрдем. Авыл кешеләре яшелчә бакчасында казына, нәрсәдер төзи, һәрвакыт эштә, кул кушырып утырмыйлар. Шуның өстенә, авылда кеше җирдә нык басып тора, баш өстен дә күпкатлы йортлар капламый, ә зур күк йөзе. Шулай итеп, Казаннан Мөслимгә күчеп кайттык. Авыл тормышы бик ошый! Йорт сатып алдык, хәзер шуны төзекләндерү, бакча булдыру эшләре белән мәш киләбез.
Айрат:
Авылда яшәү минем хыялым иде. Тик хыялга юл бик гади булмады. Мәктәпне тәмамлагач, югары белем алырга дип, әти-әни шәһәргә җибәрде, аннары – армия хезмәте. Хәрби хезмәттән соң, авылда эш булмагач, янәдән шәһәргә китәргә туры килде. Зур шәһәрдә көн-төн авылны сагындым. Тәвәккәлләп, авылга кайттым. Әти-әни кайтуыма каршы иде, яңадан: “Син булгач, рәхәт”, – диделәр. Үз эшемне ачтым, гаилә кордым. Авылга кайтмасам, сөйгән ярымны да тапмаган булыр идем. Авыл тормышы бик бәхетле кешеләргә генә бирелә ул.
Гөлнара:
Мин – авыл кызы. Әлмәт шәһәренең сәүдә техникумын тәмамлап, туган авылыма әйләнеп кайттым. Ике ел да сигез ай уку дәверендә авылга кайтасы килеп хәлдән тайдым, әти-әнине дә нык сагындым. Мин иртә таңнан торып ишегалдына чыгарга, кошлар сайраганын тыңларга, таң атканын күзәтергә яратам. Шәһәрдә мондый ләззәт юк бит инде! Шәһәрдә калу уе ике ятып бер төшемә дә кермәде. Кеше үзе туган, кендек таны тамган җирдә генә чын мәгънәсендә бәхетле була ала. Үз ихатаң белән торуга, бакчада казынуга, хезмәт куеп үстергән яшелчә, җиләк-җимеш ашауга ни җитә?! Авылда торган кеше аягында нык басып тора, ул үз-үзенә хуҗа кеше.
Сораштыруны Лилия Шәймиева үткәрде.
Гөлназ Җәлилова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев