Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Сораштыру

Ә син яратасыңмы?

14 февральне Изге Валентин көне буларак беләбез. Күпләр аны Гашыйклар көне дип атый. Кем ул изге Валентин, бәйрәм ни өчен аның исеме белән бәйле?

Урта гасырда Римда, батырларча сугышсыннар өчен, ир-егетләргә – өйләнү, ә хатын-кызларга кияүгә чыгу тыелган. Гади бер табиб булып эшләүче Валентин исемле кешегә императорның бу карары ошамый. Ул гашыйк парларны очраштырып, күрештереп – кавыштырып тора. Валентинның бу кырын эшен Клавдий императорга җиткерәләр. Нәтиҗәдә Валентинны үлемгә хөкем итәләр. Таш капчыкта үлемен көтеп, газиз башы белән бәхилләшеп яткан яшь егет төрмәне саклаучының кызы белән очраша, яшьләр гашыйк булалар. Валентин сөйгәненә мәхәббәтен аңлатып, йөрәк рәвешендәге кәгазь битенә хат язып калдыра. Ахырдан “Синең Валентиның” дип тамга сала. Юлиягә бу язманы Валентинның башын кискәннән соң гына укырга насыйп була. Үлем җәзасы 14 февраль көнне була. Бәйрәм тарихы менә шуннан гыйбарәт. Бу бәйрәмне кем ничек кабул итә? Райондашларыбызның фикерләренә күз салыйк.

Гөлнара:

– Минем өчен 14 февраль бәйрәм түгел. Ирем, гомумән, бу көнне билгеләп үтүгә каршы. Мәхәббәтне аңлату өчен ниндидер көн булуы мөһим түгел. Яратуны көн дә тоеп, сөеклеңә бу хакта әйтеп торырга кирәк. “Яратам” сүзе артык була алмый. Яраткан кеше матур, сөйкемле була. Ярату иңнәргә канат куя!

Ренат:

– Бу бәйрәмне күпчелек гүзәл затлар көтеп ала. Минем хатынга 35 яшь булса да, һаман бүләк көтә. Ни дә булса бүләк итмәсәң, үпкәли, атналар бөе сөйләшми йөрергә мөмкин. Өйдә тавыш чыгуга да сәбәп булып торучы да ул Изге Вәли көне, минемчә. Бу бәйрәм татарларныкы түгел – шуны белеп торыгыз!

Фәридә:

– Кышның соңгы аенда билгеләп үтелүче бу көнне яшьләр бәйрәме дияр идем. Бәйрәмгә берничә көн кала йөрәк формасындагы матур открыткаларга яратуларын язып, үз хисләрен белдереп, сөю белән әсирләнеп йөрүчеләр яшьлек язларын хәтерләтә. Егет-кызларга бу көн тагын бер кат мәхәббәтне аңлату өчен мөмкинлек тудыра, минемчә. Әгәр бу көнне миңа берәрсе чәчәк гөлләмәсе бирсә, ул кеше, һичшиксез, мине ярата дип уйлар идем.

Наилә:

– Без үскәндә мондый бәйрәм юк иде. Өч бала анасы буларак, мондый бәйрәмне көтеп алу ахмаклык булыр иде. Изге Вәли көненең тарихын интернет челтәреннән генә укып беләм. Йөрәк рәвешендәге шоколадлар, хушбуйлар, косметика бүләк итү модада дип, бу көнне бер-берләренә күпме кирәксез бүләк алышалар! Носки белән эчке кием генә бүләк итмиләр, анысы 23 февральгә калырга тиештер. Кирәкмәгән бәйрәмнәр торган саен күбрәк барлыкка килә. Яңа ел, Сабантуй, Ватанны саклаучылар көне, 8 Март кебек бәйрәмнәр белән бу көн тиңләшә алмый!

Сораштыруны Лилия Шәймиева үткәрде.

Фото – Татар-информ архивыннан 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев