Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Социаль яклау

Гөлнар Фәтхуллина: “Өлкәннәр безнең ярдәмгә мохтаҗ”

Озак вакытка исәпләнгән тәрбияләү системасы нигезендә 128 өлкән кешегә өйләрендә хезмәт күрсәтелә.

Өлкәннәр арасында социаль ярдәм алырга теләүчеләр аз түгел. Ләкин мондый төр ярдәмгә аерым категория гражданнар гына дәгъва итә ала. Социаль ярдәм төрләре һәм аларны алу тәртибе турында район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлнар Фәтхуллина белән сөйләштек.
– Гөлнар Расиховна, социаль яклау бүлеге өлкән яшьтәгеләрдән кемнәргә ярдәм күрсәтә?

– Социаль хезмәткәр, беренчедән, яшенә, инвалидлыгына һәм социаль статусына карамастан, үз-үзләренә хезмәт күрсәтүдә һәм мөстәкыйль яшәүдә чикләнгән, икенчедән, тәрбиягә тартылган кешеләргә (гаилә, әйләнә- тирәдәгеләр) ярдәм итә. Сүз комплекслы социаль-медицина ярдәменә мохтаҗ өлкәннәр турында бара. Максат – кешеләрне социумга һәм гадәти тормыш рәвешенә кайтару, ягъни реабилитация, абилитация, социализация, укыту.
Элек социаль хезмәткәр атнага ике-өч тапкыр өлкәннәр янына бара иде. Шул ук вакытта озак вакытка исәпләнгән тәрбиягә мохтаҗлар тиешле медицина ярдәмен ала алмады, гаилә туганнарын үз белдеге белән тәрбияләде. Яңа система һәркем өчен индивидуаль һәм мохтаҗ кешенең ихтыяҗларын – социаль һәм медицина ярдәменнән башлап аралашу һәм социализациягә кадәр – күздә тота.

– Бу эш ничек башкарыла?
– Иң элек озак вакытка исәпләнгән тәрбиягә мохтаҗ кешеләр ачыклана, медицина оешмасыннан дәвалануда булган гражданнар турында мәгълүмат алына. Өлкән яшьтәге кешенең тәрбиягә мохтаҗ лык дәрәҗәсе бәяләнә. Шуннан соң без я тәрбия белән тәэмин итәбез (тәрбияләүче хезмәткәрләр бар), яки ярдәмгә мохтаҗ кешенең туганнарына ярдәм итәбез.
Соңгысы өйдә тәрбияләү нигезләренә өйрәтү, авыр хәлдәге кешеләрне тәрбияләү алымнары һәм ысуллары турында мәгълүмат бирүдән гыйбарәт. Дәүләт хезмәтләре административ регламентлар нигезендә башкарыла. Безнең районда социаль яклау өлкәсендә дәүләт хезмәтендәге 76 административ регламенттан 65е башкарыла. Социаль хезмәткәрнең гариза тапшыручыдан акча, милек яисә милек характерындагы хезмәтләр, башка милек хокуклары рәвешендә файда алуга хокукы турында карар кабул итүе әлеге хезмәтнең нәтиҗәсендә чагыла. ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, аның район бүлеге тарафыннан коррупциягә каршы планда каралган чаралар күрелә.
– Гөлнар Расиховна, өлкәннәргә нинди хезмәтләр күрсәтелә? Бу хезмәтләрнең барысы да түләүлеме?

– Бүгенге көндә озак вакыт тәрбияләү системасы нигезендә 128 өлкән кешегә өйләрендә хезмәт күрсәтелә. Бу эшне 48 социаль хезмәткәр – тәрбия буенча ярдәмчеләр башкара. Социаль хезмәткәр ярдәменә мохтаҗ өлкән кешенең мөрәҗәгать итү датасына уртача кереме уртача керемнең чик күрсәткеченнән артса, социаль хезмәтләр өчен түләү яисә өлешчә түләү каралган.
Озак вакытка исәпләнгән тәрбиянең социаль пакеты тәрбиягә мохтаҗ кешеләргә өйдә социаль хезмәт күрсәтү формасында бушлай башкарыла. Ризык пешерүдә ярдәм итү һәм пешерү, ашаганда ярдәм итү, санитар-гигиена процедураларын үткәрү һ.б. хезмәтләр күрсәтелә. Социаль хезмәткәрләр махсус өйрәнүләр үтте, авыр хәлдәге авыруны карау-тәрбияләү, мохтаҗ кешенең абруен төшермичә тиешле гигиена процедураларын үткәрү тәртибен яхшы беләләр. Социаль хезмәткәрләр һәм “Тәрбия мәктәбе”нә йөрүчеләр
өйрәнгән күпчелек техника хезмәт күрсәтүчеләргә төшкән йөкләнешне киметә. “Тәрбия мәктәбе” якыннарын тәрбияләүчеләр өчен дип ачылды. Бу мәктәптә 42 кеше укыды.

– Моннан тыш социаль яклау бүлегендә волонтерлар хәрәкәте дә эшли. Әлеге хәрәкәт турында да әйтеп үтсәгез иде.

– Бүлек базасында “Көмеш волонтерлар – Мөслим” волонтерлык хәрәкәте эшли башлады. Аның җитәкчесе – Әлфия Измайлова. Туган якны өйрәнү музее, китапханә, хастаханә һәм ветераннар советының иҗтимагый берләшмәләре партнерлар булып тора. Волонтерлык хәрәкәте өлкән яшьтәге гражданнарның шәхси һәм һөнәри потенциалын ачу, тормыш сыйфатын яхшырту, өлкәннәрнең һәм халыкның өлкән буынга карашын уңай якка үзгәртүне максат итеп куя. Өлкән яшьтәге волонтерлар актив озын гомерне пропагандалауга багышланган проектларны үстерү, ярдәмгә мохтаҗ ялгыз гражданнарга патронаж, волонтерлык хәрәкәте турында халыкка мәгълүмат бирү буенча эшли ала. Моның өчен “Маяк” халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәгендә кулларыннан килгәнчә булышырга теләгән һәм ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәрнең исемлеге төзелде.

Фото – Гөлнар Фәтхуллинаның шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев