Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Социаль фонды

«Рәсем яса, Казан!» проектында катнаш

«Рәсем яса, Казан!»: Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге өлкәннәрне һәм балаларны бушлай рәсем дәресләренә чакыра

 

Халыкара балаларны яклау көнендә Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге «Рәсем яса, Казан!» коммерцияле булмаган проектын башлап җибәрә һәм ял коннәрендә ачык һавада рәсем дәресләренә чакыра. Дәрескә өлкәннәр генә түгел, балалар да килә ала. Иң кечкенә катнашучы балалар өчен рәсем ясау көннәре җәй буена алып барылачак.

"Бу  җәйге проект безнең инициатива буенча инде берничә ел дәвамында гамәлгә ашырыла. Без республика халкы һәм кунаклары өчен 3 меңнән артык кеше катнашында барлыгы 200дән артык дәрес үткәрдек. Безнең социаль проект кешеләргә нәкъ менә рәсем ясап карарга этәргеч бирә, ә аннары үзләренең  иҗади сәләтләрен ачарга ярдәм итә. Катнашучыларның рәсемнәренә карап шундый нәтиҗә ясарга мөмкин, һәркем  рәсем ясый белә, иң мөһиме - теләк, буш вакыт, яхшы остаз һәм илһам булсын», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Рәсем ясау буенча остазлар рәсем сәнгатенең иң киң таралган жанрларын - натюрморт, пейзаж, натурадан рәсем ясау серләрен үзләштерергә ярдәм итәчәк . Проектта катнашучылар өчен барлык кирәкле материаллар да  урында бирелә, үзегез белән бары тик яхшы кәеф һәм илһам гына алырга кирәк!

 Игътибар! Дәрестә катнашу өчен сайтта алдан язылырга кирәк. Язылу чарага бер атна кала ачыла. Яңалыкка һәм гүзәллеккә бушлай өйрәнү мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз!

Җәйгә яңа төсмерләр өстик – Рәсем яса, Казан!                                      

 

ПОСТ

 Рәсем ясарга теләге булган һәркемне Татарстан социаль фонды бүлегенең «Рәсем яса,  Казан» социаль проектында катнашырга чакырабыз.

Проектта кем  катнаша ала?

Теләге булган һәркем .

Проект кайда барачак?

 Татарстан Респуликасы Сынлы сәнгать музееның ишегалды территориясендә ачык һавада.

 Кайчан?

  • яшь рәссамнар өчен беренче дәрес  Халыкара балаларны яклау көнендә- 1 июньдә була
  •  шуннан соңгы дәресләр 25 августка кадәр якшәмбе көннәрендә үткәреләчәк

Дәресләр расписаниесе белән http://risuykazan.ru/сайтында танышырга мөмкин.

 Кызык булачак!

Рәсем ясау буенча остазлар рәсем сәнгатенең иң киң таралган жанрларының берсен - натюрморт, пейзаж, натурадан рәсемнәр ясауны үзләштерергә ярдәм итәчәк.

http://risuykazan.ru/ электрон теркәлү узарга һәм безнең турыда туганнарыгызга һәм якыннарыгызга сөйләргә онытмагыз.

                                Җәйгә яңа төсләр өстик – Рәсем яса, Казан!

 

Фото – ТР социаль фонд бүлегеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев