Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Социаль фонд

Татарстандагы уртача пенсия күләмен исәпләгәннәр

Россиядә бу елның 1 апреленә уртача пенсия 20 941 сум тәшкил иткән.

Татарстанда 2024 елның 1 июненә уртача пенсия акчалата күрсәткечтә 20 768 сум тәшкил итә. Республикада яшәүче эшләүче пенсионерларның уртача пенсиясе – 17 957 сум, ә эшләмәүчеләрнеке 21 430 сум тәшкил итә. Мондый мәгълүматлар Росстат статистикасында урын алган.

Агымдагы елның 1 июненә Идел буе федераль округы буенча уртача пенсия 20 321 сум тәшкил итә, эшләүче пенсионерларның пенсиясе якынча 17 742 сум исәпләнгән, ә эшләмәүчеләрнеке – 20 971 сум.

Бу саннар – Россия Федерациясе Пенсия һәм социаль иминият фонды (алга таба – РПФ) системасында исәптә торучы пенсионерларга билгеләнгән номиналь чагылыштагы пенсиянең уртача күләме, дип төгәлләштерелә. Ул билгеләнгән пенсияләрнең гомуми суммасын РПФ системасында исәптә торучы пенсионерлар санына бүлү белән исәпләнә.

Россиядә бу елның 1 апреленә уртача пенсия 20 941 сум тәшкил иткән.

Фото – Татар-информ архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев