Татарстан халкы декабрьдә ике тапкыр пенсия алачак
Социаль фонд

Татарстан халкы декабрьдә ике тапкыр пенсия алачак

Бу 12 көн дәвам итәчәк озын Яңа ел бәйрәмнәре белән бәйле

Татарстан халкы декабрьдә ике тапкыр пенсия алачак

Фото: «Татар-информ», Солтан Исхаков

Татарстан халкы декабрьдә ике тапкыр пенсия алачак. Бу 12 көн дәвам итәчәк озын Яңа ел бәйрәмнәре белән бәйле.

Беренче пенсияне – ноябрь өчен – декабрь башында алачаклар, чөнки узган ай өчен түләүләр киләсе ай башында түләнә.

Декабрь өчен пенсия, гомуми кагыйдә нигезендә, гыйнвар башында түләнергә тиеш. Әмма ялларның 11 гыйнварга кадәр дәвам итүенә бәйле рәвештә, барлык тиешле пенсия түләүләре 30 декабрьдән дә соңга калмыйча биреләчәк.

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев