Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Социаль фонд

Социаль фондның Яр Чаллыдагы клиент хезмәтенә яңа график буенча 200дән артык граждан мөрәҗәгать иткән

Бу елның апреленнән Россия Социаль фонды Татарстан бүлегенең Яр Чаллыдагы клиент хезмәте гражданнарны ял көннәрен дә кертеп төзелгән эксперименталь график буенча кабул итә.

Кабул итү өчен өстәмә кертелгән сәгатьләрдә белгечләргә консультация алу өчен 200дән артык граждан мөрәҗәгать иткән.

«Пилот проекты кысаларында Яр Чаллы шәһәренең Клиент хезмәтендә кабул итү сәгатьләре артты, хәзер белгечләр 8:00 дән 20:00 гә кадәр эшли, моңа өстәп ял көннәрендә  дә гражданнарга хезмәт күрсәтү оештырылган. Кабат искәртеп  үтәм, күпчелек социаль ярдәм чараларын алу өчен Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет аша гариза бирү дә җитә. Ә инде фондның клиент хезмәтенә шәхсән килергә кирәк икән, алдан язылу сервисы яки Социаль фондның 8-800-1-00000-1 Бердәм номеры буенча телефон аша кабул итүгә язылырга тәкъдим итәбез. Күпчелек очракта контакт-үзәк операторлары мәсьәләне фондка мөрәҗәгать итмичә генә хәл итәргә ярдәм итәр ", - дип хәбәр итте Татарстан Социаль фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Социаль фонд бүлегенең Татарстан буенча клиент хезмәтләре экстерриториаль принцип буенча эшли, ягъни гражданнарны теркәлү урынына бәйсез рәвештә кабул итә. Кабул итүнең пилот графигы Социаль фонд хезмәтләреннән мөмкин кадәр   уңайлырак файдалануны тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

Фото - Россия Социаль фонды Татарстан бүлегеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев