Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Социаль фонд

Сертификатлар күбрәк бирелгән

2026 ел башыннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге бала табу сертификатлары буенча хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә 74,7 миллион сум акча җибәргән

Беренче елда йөклелек, бала табу һәм балалар артыннан профилактик күзәтү чорында 6 меңнән артык хатын-кызга финанс ярдәме күрсәтелгән.

Электрон бала тудыру сертификаты хатын-кызлар консультациясенә, бала тудыру йорты яисә балалар поликлиникасына беренче тапкыр бару вакытында формалаша. Булачак әнигә паспорт, ОМС полисы һәм СНИЛС бирергә кирәк. Медицина оешмасы булачак әнине исәпкә куйганнан соң бер эш көне дәвамында сертификат төзи, ә бөтен мәгълүмат "Дәүләт хезмәте" порталында шәхси кабинетта туплана башлый.

2026 елда бала табу сертификатының гомуми бәясе 12 мең сум күләмендә саклана. Бу акчалар максатчан рәвештә медицина оешмалары арасында бүленә.

– Шуны аңлау мөһим: әгәр дә хатын-кыз мәҗбүри медицина иминияте полисы (ОМС) буенча күзәтелә икән, бала тудыру сертификаты чаралары турыдан-туры медицина оешмаларына керә. Бу аларның максатчан кулланылышын гарантияли һәм табибларга булачак әниләрне һәм яңа туган балаларны сыйфатлы медицина күзәтүе белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Әгәр булачак әни түләүле нигездә күзәтелсә, бала табу сертификаты формалашмый, һәм түләүле нигездә күрсәтелгән хезмәтләр түләнми, - дип хәбәр итә Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. 

Фото – Татар-информ 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев