Пенсия, пособиеләр артты
Социаль фонд

Пенсия, пособиеләр артты

Җирлектә 6648 кеше пенсия һәм пособие ала

РФ Социаль фондының Мөслим районындагы клиент хезмәте җитәкчесе Фәридә Ганиева белән 2025 елга куелган бурычлар хакында сөйләштек.

– Фәридә Урмановна, Социаль фонд гражданнарга нинди төр хезмәт күрсәтә?

– Россиянең Социаль фонды төрле категориядәге гражданнарга пенсия түләү һәм социаль тәэмин итүне гамәлгә ашыра. 2024 елда клиент хезмәте белгечләре 14088 мөрәҗәгать кабул иткән. Аларның  520е – язмача гариза һәм 8268е – гражданнардан телдән кергән мөрәҗәгать.

– Мөслим районында пенсиянең уртача күләме ничә сум тәшкил итә?

– Җирлектә 6648 кеше пенсия һәм пособие ала. Аларның 5440ы – яшь буенча иминият пенсияләре алучылар. Район буенча барлык төр пенсиянең уртача күләме – 20350,06 сум. Районыбызның 908 пенсионеры эшләвен дәвам итә. Картлык буенча пенсиянең уртача күләме – 20368,54 сум. 2025 елның 1 гыйнварыннан иминият пенсияләре 7,3 процентка артты. Бу арту ел саен индексацияләнә торган пенсиягә – эшләмәүче пенсионерларга да, эшләүчеләргә дә кагылды. Моннан тыш, Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе нигезендә картлык буенча иминият пенсияләре 9,5 процентка кадәр индексацияләнде. 1 февральдән барлык социаль түләүләр 9,5 процентка индексацияләнде. Социаль пенсия күләме апрель аенда 14,75 процентка арттырылачак.

Фото – Мөслим-информ архивыннан

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 28 февраль санында укыгыз

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев