Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Социаль фонд

Өстәл теннисы буенча республика ярышында катнаштылар

Өстәл теннисы буенча ярышларда райондашларыбыз да катнашты.

ТР спорт министрлыгы белән берлектә ТР буенча Россия Пенсионерлар берлеге Казан шәһәрендәге “Бокс үзәге” спорт комплексында өстәл теннисы буенча республика ярышлары оештырды. Ярышлар “Буыннар бәйләнеше” дип аталып, анда берничә буын вәкилләре очрашты. Мөслим районы данын Яңа Усы авылында гомер итүче Василий Кондратьев һәм аның оныгы Риана яклады. Шәхси зачет беренчелегендә Риана 7 урынны, бабасы 12 урынны алдылар. Гомуми  зачетта Кондратьевлар 36 катнашучы арасында 7 урынга лаек булдылар. Райондашларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә уңышлар телибез, - дип хәбәр итәләр Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча  Мөслим районында клиентлар хезмәте бүлегеннән.

Фотолар - Россия Социаль фондының ТР буенча  Мөслим районында клиентлар хезмәте бүлегеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев