Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Социаль фонд

Педагогларга пенсия билгеләнде

Ел башыннан Россия социаль фондының Татарстан бүлеге төбәкнең 678 педагогик хезмәткәренә картлык буенча иминият пенсиясен вакытыннан алда билгеләде

Педагогларның вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукы тиешле вазыйфаларда һәм учреждениеләрдә 25 ел педагогик стажы һәм җитәрлек күләмдә пенсия коэффициентлары (2024 елда – 28,2, 2025 елдан – 30) булган очракта барлыкка килә. Педагогик эшчәнлеккә бәйле ташламалы стажга шулай ук ел саен бирелә торган чираттагы ял, авыру сәбәпле вакытлыча хезмәткә яраксызлык чоры һәм квалификация күтәрү курсларында булган вакыт та керә.
Педагогик хезмәткәрләргә иминият пенсиясе аның ничә яшьтә булуына карап түгел, ә вакытыннан алда пенсия билгеләү өчен таләп ителә торган хезмәт стажын тутыру (25 ел) датасына бәйле рәвештә билгеләнә. Россиядә пенсия яшен этаплап күтәрү турындагы закон педагогларга да кагыла. Мисал өчен, 2021 елда таләп ителә торган стажны тутырган педагогик хезмәткәрләр пенсиягә 2024 елда чыга. Димәк, 2021нче елның 6 гыйнварына 25 ел педагогик стаж туплаган укытучыга иминият пенсиясе шул датадан соң өч ел узгач, ягъни 2024нче елның 6 гыйнварында билгеләнә. 
– Ташламалы пенсия билгеләнгән вакытка документларның тулы комплекты булмау һәм шәхси счетта барлык пенсия хокуклары да исәпкә алынмау очракларын кисәтү максатында, педагогик хезмәткәрләр, әзерлек эшләре алып бару өчен, Социаль фондның Татарстан бүлегенә клиентлар белән эшләү хезмәтенә алдан ук мөрәҗәгать итә ала, – ди Социаль фондның Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Фото – Татар-информ архивыннан 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев