Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Социаль фонд

Кайсын сайларга?

Федераль ташламаларга ия булучылар 1 октябрьгә кадәр икенең берсен – соцпакет яки акчалата компенсация сайларга тиеш

– Социаль пакет – ташламаларга хокукы булган категорияләргә дәүләт хисабыннан дарулар һәм башка медицина эшләнмәләрен бушлай алу мөмкинлеге. Социаль пакет сугышта катнашучыларга, сугыш һәм хәрби хәрәкәтләр инвалидларына, төрле төркем инвалидларга, шул исәптән инвалид балаларга, Ленинград блокадасында катнашучыларга каралган, – ди Россия социаль фондының Мөслим районында клиентлар хезмәте җитәкчесе Фәридә Ганиева.

Күпчелек, хөкүмәт биргән мөмкинлектән баш тартып, айга бер бирелүче 1500 сум акча алуны кулай күрә. Тик бөтен нәрсә дә без уйлаганча гына бармый. Бүген дарулар кирәк булмаска мөмкин, ә иртәгә кыйбатлы дарулар кирәк булса, нишлисең?! “Акчага өстенлек биреп, аннан соцпакеттан баш тартуына үкенүчеләр әз түгел”, – ди Фәридә Ганиева. Кире соцпакетны кайтырга теләсәң дә, моны киләсе елда гына үзгәртеп булачак.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 28 август санында укыгыз.

Фото – Татар-информ архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев