Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Социаль фонд

Инвалидлык буенча пенсия билгеләү актив рәвештә рәсмиләштерелә

2023 ел башыннан Мөслим районында элек пенсионер булмаган гражданнарга инвалидлык буенча 33 иминият һәм социаль пенсия билгеләнде.

2023 ел башыннан Мөслим районында элек пенсионер булмаган гражданнарга инвалидлык буенча 33 иминият һәм социаль пенсия билгеләнде.  Барлык түләүләр дә федераль инвалидлар реестрыннан  килгән мәгълүматлар нигезендә гариза бирмичә рәсмиләштерелде.
Медицина-социаль экспертиза бюросы  мәгълүматлары буенча, ТР буенча пенсияне гаризасыз форматта билгеләү турында карар кабул ителде. Инвалидлык турында мәгълүмат МСЭ органнары тарафыннан инвалидлар реестрына җибәрелә, шуннан соң Фонд бүлеге 5 эш көне дәвамында пенсия рәсмиләштерә. Шул ук вакытта гражданга билгеләнгән түләү турында Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына яки почта аша хәбәр җибәрелә. Пенсия социаль Фонд тарафыннан элек билгеләнгән түләүләр белән бер үк ысул белән китерелә. Әгәр фонд линиясе буенча түләүләр булмаса, гражданга пенсия алу ысулын сайларга кирәк. Моны Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет, социаль фондның клиентлар хезмәте яки "Минем документ" оешмасы аша эшләргә мөмкин.
Пенсия билгеләүдән тыш, социаль фонд актив форматта инвалидларга түләүләрне яңадан исәпләп чыга һәм аларга социаль пособиеләр билгели. Мәсәлән, айлык акчалата түләү һәм социаль хезмәтләр җыелмасы. Соңгысы үз эченә дарулар һәм медицина эшләнмәләрен, шифаханәгә юлламаны, шулай ук шәһәр яны электричкаларында бушлай йөрүне ала.
Исегезгә төшерәбез, инвалидлык буенча пенсия инвалидлык билгеләнгәнче пенсионер булмаган кешеләргә билгеләнә. Әгәр инвалидлык пенсия алучы гражданга рәсмиләштерелсә, элек билгеләнгән пенсиягә өстәп, ай саен акчалата түләү автомат рәвештә билгеләнә. Бөек Ватан сугышында катнашучылар, "Блокадалы Ленинградта яшәүче" билгесе белән бүләкләнгән гражданнар һәм хәрби травма нәтиҗәсендә инвалид булган гражданнар өчен федераль законнарда бер үк вакытта ике пенсия алу хокукы беркетелгән - инвалидлык буенча дәүләт пенсиясе һәм картлык буенча иминият пенсиясе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев