Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Социаль фонд

Иминият пенсиясе

2024 ел башыннан бирле республиканың озак вакытлы иминият стажы булган 2529 кешесенә пенсия билгеләнгән

Уртак билгеләнгән пенсия яшеннән ике елга алдан пенсиягә чыгу өчен иминият стажы хатын-кызлар өчен  37 елдан да ким булмаска,  ир-атлар өчен 42 елдан да ким булмаска тиеш.

2024 елда озак вакытлы иминият стажы өчен вакытыннан алда пенсиягә 58 яшькә җиткән һәм 63 яшькә җиткән ир-атлар хокуклы. Пенсияне вакытыннан алда билгеләү хокукын бирә торган иминият стажына түбәндәгеләр кертелә: мәҗбүри пенсия иминләштерүенә иминият кертемнәре түләгән Россиядә эшләү вакыты, вакытлыча хезмәткә яраксызлык вакытында мәҗбүри социаль иминләштерү буенча пособие алу чоры, хезмәт вакыты узуына карамастан,  чакырылыш буенча хәрби хезмәт узу чорлары, хәрби хезмәт узу яки ихтыяри формированиедә булу вакытында махсус хәрби операциядә катнашу чорлары икеләтә күләмдә стажга керә.

Вакытыннан алда пенсиягә хокукны билгеләгәндә, пенсияне гомуми нигезләрдә билгеләгәндә исәпкә алына торган иминият булмаган чорлар стажына түбәндәге чорлар кертелми: балаларны яшь ярымга кадәр тәрбияләү, хезмәткә сәләтсез гражданнарны карау, эшсезлек буенча пособие алу. Татарстанлылар үз стажын мөстәкыйль рәвештә дә тикшерә алалар. Моның өчен Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси счет өземтәсенә гариза бирергә яисә Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенең яисә күпфункцияле үзәкнең иң якын клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр сорауларыгыз булса, сез ТР буенча Социаль фонд бүлегенең бердәм контакт-үзәгендә 8-800-1-00000-1 номеры буенча консультация ала аласыз. Актуаль яңалыклар белән социаль челтәрләрдәге рәсми төркемнәрдә таныша аласыз.

Фото – Татар-информ архивыннан 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев