Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Социаль фонд

Яңа туган һәр бала – игътибар үзәгендә

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге быел бала тугач бер тапкыр бирелүче пособие түләүгә 544 миллион сумнан артык акча күчерде

Ел башыннан Татарстанда 2 миллионнан артык гаилә әлеге пособиене алды. Бу ярдәм Социаль фонд тарафыннан ата-ананың берсенә бирелә.

– Пособие фиксацияләнгән күләмдә түләнә һәм ел саен 1 февральдән индексацияләнә. 2025 елда түләү күләме 26941,71 сум тәшкил итә. Ата-ана район коэффициентлары кулланыла торган территорияләрдә эшләгән очракта, пособие аларны исәпкә алып түләнә, – ди Социаль фондның Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Эшләүче ата-аналарга пособие Россия Социаль фонды тарафыннан гражданлык хәле актларын теркәү бүлегенең бердәм дәүләт реестрыннан яисә эш бирүчедән алынган белешмәләр нигезендә автомат рәвештә билгеләнә. Пособие баланың тууын дәүләт теркәвенә алу турында мәгълүмат алган көннән соң 10 эш көне эчендә түләнә. Акча банк яки почта аша күчерелә.

Эшләмәүче ата-аналарга пособие, гражданнарга хезмәт күрсәтү өчен җаваплы булган барлык оешмалар дәүләт мәгълүмат системаларына һәм Социаль фондка кирәкле белешмәләр юллаган очракта гына, ата-ананың гаризасы буенча рәсмиләштерелә. Гаризаны бала туганнан соң 6 айдан да соңга калмыйча Дәүләт хезмәтләре порталы аша җибәрергә яисә Социаль фондка яки күпфункцияле үзәккә тапшырырга мөмкин.

Гражданнарның әлеге категориясе өчен пособие билгеләү турындагы карар, гаризаны теркәгән һәм Социаль фондка оешмалардан мәгълүмат һәм гариза бирүченең документлары кергән көннән алып, 10 эш көне эчендә чыгарыла. Акча, түләүне билгеләү турында карар кабул ителгәннән соң 5 эш көне эчендә түләнә.

Фото – «Татар-информ» архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев