Яллап эшләтүне субсидияләү программасы гамәлдә
2024 ел башыннан республикабызда яшәүче 680 кеше яллап эшләтүне субсидияләү программасы буенча 12 оешмага эшкә урнаштырылды
Бу очракта Россия социаль фонды һәр хезмәткәргә хезмәт хакы һәм иминият кертемнәре буенча чыгымнарның бер өлешен компенсацияләүче субсидия бирә.
2023 елга кадәр финанс эшчәнлеге теркәлгән, салымнар, штрафлар, хезмәткәрләргә түләү буенча бурычлары булмаган юридик затлар, коммерцияле булмаган оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр яллап эшләтүне субсидияләү программасы буенча финанс ярдәме алу хокукына ия.
Компенсация алу өчен компания “Россиядә эш” порталында теркәлгән вакансияләр буенча белгечләр сайлау өчен мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Аннан Россия социаль фонды сайты аша гариза бирергә кирәк. Фондның Татарстан бүлеге ун көн дәвамында яллаучы оешманы һәм ялланып эшләүче хезмәткәрнең хезмәт хакын тикшерә һәм субсидиянең беренче өлешен күчерә.
Субсидия хезмәткә түләүнең минималь күләме (19242 сум), пенсия взносларына, медицина иминиятләштерүе, хастаханә һәм декрет ялы чыгымнары өчен күчерелгән суммадан гыйбарәт. Эш бирүче субсидияне өч тапкыр ала. Беренче түләү – дәгъвачы эшкә кабул ителгәннән соң бер ай узгач, икенчесе – өч айдан, өченчесе ярты елдан соң күчерелә. Бер хезмәткәргә бирелүче уртача компенсация 75 мең сумнан артып китә.
– Яллап эшләтүне субсидияләү программасы Россиядә 2021 елда эшли башлады. Башта ул 2020 елгы чыгарылыш сыйныф укучыларын һәм эшсезләрне эшкә урнаштырганда акча бирүне күздә тота иде. Аннары проект киңәйтелде, хәзер ул 30 яшькә кадәрге яшьләрне, шулай ук Луганск һәм Донецк Республикаларыннан, Херсон һәм Запорожье өлкәләреннән һәм Украинадан кайткан качакларны да яллап эшкә алырга мөмкинлек бирә. 2023 елдан башлап әлеге программадан махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм инвалидлыгы булган кешеләр дә файдалана ала, – дип билгеләп үтте Социаль фондның Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле төбәк бүлеге тарафыннан Татарстанның 367 эш бирүчесенә 2133 хезмәткәр өчен 100,7 миллион сум субсидия җибәрелгән. Эш бирүчеләрне субсидияләү 2024 ел ахырына кадәр озайтылды.
Фото – Татар-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев