Барлык декретлар хәзер иминият стажына керә һәм пенсия баллары бирә
2026 елда Татарстаннан күп балалы аналар пенсияләрен яңадан исәпләү хисабына арттыра ала. Моны ничек эшләргә – «Татар-информ» материалында
Әмма узган елга кадәр чикләү гамәлдә булган, аның нигезендә пенсияләрне исәпләгәндә дүрт декрет отпускы исәпкә алынган. Башкача әйткәндә, бала карау буенча ялда булу чорында хатын-кыз алты елдан да артык булмаган иминият стажы ала алган. Әгәр дә ул декретка бишенче һәм аннан соңгы тапкыр китсә, бу яллар инде исәпкә алынмый. Димәк, ул иминият стажы да, пенсия баллары да алмаган.
Быелдан әлеге чикләү гамәлдән чыгарылды, шуңа күрә стажда бала карау буенча ялда булуның 1,5 яшькә кадәрге барлык чорлары исәпкә алына. Шул ук вакытта әлеге норма кире көчкә ия. Димәк, биш һәм аннан да күбрәк баласы булган күпбалалы аналар пенсия түләүләрен арттыру өчен яңадан исәпләү өчен гариза бирергә хокуклы. Моны Дәүләт хезмәтләре порталы аша яки шәхсән социаль Фонд бүлегендә эшләргә мөмкин.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев