Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Социаль фонд

Ана капиталыннан пенсия

Ана капиталы акчасын тупланма пенсия формалаштыруга юнәлтергә теләүче гражданнардан гаризалар кабул ителә

Татарстанда яшәүче-ләрнең ана капиталы акчасын пенсиянең тупланма өлешен формалаштыруга юнәлтү мөмкинлеге бар. Ана капиталы акчасын тупланма пенсия формалаштыруга юнәлтергә теләүче гражданнардан гаризалар кабул ителә.

– Бу – проблемаларны кыска вакытлы хәл итү ысулы гына түгел, ә стратегик планлаштыру акты. Ана капиталы хатын-кызлар өчен шәхси финанс бәйсезлегенең какшамас фундаментын төзергә мөмкинлек бирүче трамплинга әйләнә. Аналарның күпчелеге аңлы рәвештә бу юлны сайлый, ана капиталы акчасын куллануда үз суверенитетын озак вакытка инвестицияләүне һәм лаеклы киләчәкне күрә, – дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы яки Социаль фонд сайтындагы шәхси кабинет аша, яисә Социаль фондының төбәк клиентлар хезмәтенә яки күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп тапшырырга мөмкин.

Ана капиталын пенсия тупланмаларын формалаштыру өчен кулланган гражданнар акча алу формаларының берсен сайлый алалар:

- тупланма пенсия (барлык пенсия тупланмаларын һәм аларны инвестицияләүдән керемне үз эченә алган вакыты чикләнмәгән түләү);

- сроклап бирелүче пенсия түләве (ана капиталы акчаларыннан, инвестицияләүдән, өстәмә кертемнәрдән һәм дәүләт ярдәме кеременнән чыгып 10 елдан да ким булмаган срокка);

– туплау суммасы зур булмаган очракта, бер тапкыр түләнә торган түләү.

Тупланма пенсия билгеләү өчен кимендә 15 ел иминият стажы һәм 30дан да ким булмаган инвидиуаль пенсия коэффициенты (ИПК) булу зарур. Тупланма пенсия күләме Россиядә пенсионерның яшәү минимумының 10 процентыннан артып китәргә тиеш. Бу шартлар үтәлмәгән очракта пенсионерга пенсия тупланмалары акчасын бер тапкыр түләү билгеләнә.

Фото – «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев