Халык ышанычын югалтмыйк
ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Вера Семенова район хастаханәсе коллегиясендә шулай диде.
Районның сәламәтлек саклау тармагы узган елдагы эшчәнлегенә йомгак ясады. Коллегиядә сәламәтлек саклау өлкәсендә 2024 елдагы эшчәнлек анализланды һәм 2025 елга бурычлар билгеләнде. Киңәшмәдә район башлыгы Альберт Хуҗин, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Вера Семенова, Әлмәт районара күппрофильле хастаханәсе баш табибы Гөлсинә Шәмсиева, “Роспотребнадзор” идарәсенең территориаль бүлеге җитәкчесе Ирина Хәйруллина катнашты.
– Бүген сәламәтлек саклау тармагы өчен бик күп эш башкарыла. Ләкин кайбер район хастаханәләрендә күрсәткечләр канәгатьләнерлек түгел. Үлем күрсәткече сезнең район өчен бик күп. Районда 17 меңнән артык кеше яши, бу – зур сан түгел. Сез район халкының һәркайсын якыннан белергә бурычлы, моның өчен бөтен мөмкинлекләрегез бар. Туучылар саны узган елгы күрсәткечтән берникадәр артык: 159 бала, бу – яхшы күрсәткеч. Үлем очраклары буенча иң борчыганы – өйдә үлүчеләрнең күп булуы. Эш яшендәгеләр арасында өйдә үлүчеләр саны арткан. Бу соры зонадагы пациентларга сезнең тарафтан игътибар җитмәвен күрсәтә. Соры зона ул – беренчел звенодагы белгечләр эше. Балалар һәм бала табучы аналар үлеме буенча күрсәткечләрегез яхшы. Бу – булачак әниләр арасында алып барылучы профилактик эш нәтиҗәсе, шулай ук министрлык тарафыннан билгеләнгән кураторлык зоналарының нәтиҗәле эшчәнлеге, дип бәяләргә кирәк, – диде министр урынбасары. – Теге яки бу юнәлештә башкарылган эш күрсәткечләре белән таныштырдыгыз, әмма түбән күрсәткечләр буенча алга таба нәрсә эшләргә җыенуыгызны ишетмәдем. Пациентларга, район халкына булган карашыгызны үзгәртергә кирәк. Муниципалитет, район башлыгы тарафыннан сезгә зур ярдәм күрсәтелә. Димәк, сезнең тарафтан да район халкына шундый ук караш булырга тиеш.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 7 март саныннан укыгыз.
Фәридә Гайнетдинова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев