Варикоз нәселдән килә
Россиядә варикоз – кан тамырлары киңәю белән 30 миллионга якын кеше интегә
Кан тамырлары киңәюнең төп сәбәпләренең берсе – нәселдәнлек, диләр табиблар. Кан тамырлары аларның каркасы зәгыйфь булу аркасында киңәя.
Монда геннар гаепле. Кан тамырларының нигезе ныклы булса, авыр күтәргәннән, озак басып торганнан яки биек үкчәле аяк киемендә йөргәннән генә варикоз барлыкка килми. Кан әйләнешенең дөрес булмавы да кан тамырларының киңәюенә китерә ала. Кан тамырлары киңәю хатын-кызларда, бигрәк тә йөкле хатыннарда күбрәк күзәтелә.
– Әтидә яки әнидә варикоз күзәтелсә, ул балаларга да күчә. Озак утырып торучыларга яки аяк өсте эшләүчеләргә дә хас бу авыру. Озак вакыт утырып яисә басып торганда, аяклардагы кан тамырларында кан йөреше акрыная. Бу кан тамырларының киңәюен 30-40 процентка арттыра. Аякларда барлыкка килгән яра-җәрәхәтләр дә варикоз барлыкка килү куркынычын ике тапкыр арттыра. Хроник рәвештә эчләре катып интегүчеләр арасында варикоз ир-атларның – 30, хатын-кызларның 50 процентында күзәтелә. Даими төстә авыр йөкләр күтәрү дә кан тамырларының кысылуына китерә. Бу вакытта кан йөреше әкренәя, нәтиҗәдә варикоз барлыкка килә, – ди район поликлиникасының участок терапевты Алсу Таишева.
Табиб билгеләп үткәнчә, варикоз алты стадиядә уза. Башта бернинди уңайсызлыклар сизелми. Ләкин, нәселдә кан тамырлары ки-
ңәюдән интегүчеләр булганда, аяк тамырларында барлыкка килгән үзгәрешләр сагаерга мәҗбүр итәргә тиеш. Кан тамырлары киңәюнең икенче стадиясендә аяк балтырларында, тез астында вак кан тамырлары күренә башлый. Өченче стадиядә исә аякларда авырлык, шешенкелек, кычыту барлыкка килә. Алга таба төнлә аяк балтырларында көзән җыерулар башлана. Көзән җыерганда, аякларга җылымса ванналар булыша.
Аякларда бүртеп чыккан кан тамырлары, калкып чыккан төеннәр –варикозның тышкы билгеләре. “Еш кына авыру аяклар ару, тартылып тору тойгысы барлыкка килүдән башлана. Вакыт узу белән кан тамырлары кабарган урыннарда авырту барлыкка килә, балтыр мускулларының көзән җыерып тартышуы борчый башлый”, – диләр табиблар.
– Тромблар барлыкка килмәсен өчен, су эчүне гадәткә кертү мөһим. Җәйге эсседә көнгә 2 литрдан да ким булмаган чиста су эчүне гадәткә кертергә кирәк. Авыру симптомнарын сизә башласагыз, аны тагын да катлауландырмас өчен, вакытында табибка күренүегез кирәк. Нәселдә әлеге авырудан интегүчеләр булганда, авырлы хатын-кызларга, контрацепция өчен гормоннар кабул иткәндә, климакс вакытында бигрәк тә игътибарлы булырга кирәк. Варикозга гадәттә операция ясыйлар (киңәйгән тамырны алып ташлыйлар), әмма бүген аны дәвалауның яңа төрле ысуллары да бар, – ди Алсу Таишева.
Бүген бу авыру хатын-кызларда гына түгел, ир-атларда да күп очрый. Ир-атларның һәр бишенчесе варикоздан интегә. Кан тамырлары киңәю сатучыларда, чәчтарашларда, укытучыларда, йөк бушату-төяү кебек авыр эшләрне башкаручыларда еш очрый.
Сәламәтлегенә җаваплы караган һәркем авыруның барлыкка килүен сизә, тоемлый. Аяклар авырту, балтырларның кайбер урыннарының кызышуы, кычытуы, чәнчеп алуы, көн азагында аякларның шешенүе, төнлә көзән җыеру һәр кешедә шик уятырга тиеш. Бу очракта тиз арада табибка күренергә кирәк.
– Варикоз еш кына тирән урнашкан кан тамырларында башлана, аларны махсус җиһазлардан башка тикшереп булмый. Өстәрәк яткан кан тамырлары соңрак зарарлана. Кечкенә йолдызчыклар барлыкка килү – авыруның икенче этабы башлануын хәбәр итүче билге. Варикозның үзенчәлеге: авырту башлангчы чорда көчлерәк була һәм тора-бара кимегән кебек була, – ди участок терапевты Алсу Таишева.
Варикозны кисәтү өчен махсус колготкилар кияргә киңәш ителә. Аякларга контраст душ ясау да варикозны кисәтүдә бер алым булып тора. Өйдә булганда, аякларга ял бирергә, аларны өскә күтәреп ятарга кирәк. Бу алым канны йөртү өчен бик яхшы. Утырып яки басып торуга караганда, ятканда, аяклар күбрәк ял итә, – диләр табиблар.
– Варикоз – хирургик чир, ләкин башлангыч чорында аны консерватив алымнар кулланып дәваларга мөмкин. Моның өчен, табибларга вакытында күренеп, аларның киңәшләрен төгәл үтәргә кирәк. Шул ук вакытта тәмәкедән, спиртлы эчемлекләрдән баш тарту мөһим. Сәламәтлекне саклау – һәркемнең үз кулында, – ди Алсу Таишева.
Фото – «Татар-информ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев