Вакцинация үтәргә онытма!
Табиблар әйтүенчә, вакцинация – грипптан саклануның иң ышанычлы ысулы
– Медицина хезмәткәрләре гриппка каршы вакцинаны беренчеләрдән булып ясата. 1290 данә вакцинаның 260ы – медицина персоналына, 25е – йөкле хатыннарга, 1005 дозасы өлкән яшьтәгеләр өчен каралган. Гриппка каршы прививканы хәзер ясатырга киңәш итә, – ди район хастаханәсе баш табибы Дамир Сөләйманов.
– Вакцинациядән соң ике-өч атна дәвамында антитәнчекләрнең грипп вирусларына каршы торучанлыгы формалаша. Прививка ясалган көнне мунча керергә, алкоголь кулланырга ярамый. Температура күтәрелсә, “Парацетамол” эчәргә кирәк, – ди шәфкать туташы Гүзәл Шаһиева.
Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 23 август санында укыгыз.
Лилия Шәймиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев