Үзлектән дәваланмагыз!
Хастаханәнең ашыгыч ярдәм бүлегенә көн саен дистәләгән кеше тамак авыртып, ютәл белән мөрәҗәгать итә.
Табиблар ковид, грипп белән авыру очракларының бу сезонда әле рәсми төстә теркәлмәвен әйтә. Шулай да йогышлы авырулар табибы Рәшит Вагыйзов кабинетыннан ел әйләнәсе авырулар өзелми. Бу көнәрдә авырулар саны арткан.
– Ютәл белән интегүчеләр шактый. Күпләр авырый башлау белән вируска каршы дарулар белән бергә антибиотиклар кабул итә. Бу – зур хата! Ике төрле препаратны бергә кабул иткәч, вируслар белән бактерияләр үзара көрәшә алмый, организмда баланс бозыла. Үз белдегең белән дәвалану аеруча куркыныч! Без чиргә каршы, галимнәр сынаган дәвалау схемасын кулланып, файдасы исбатланган дарулар белән көрәшергә тиешбез. Кеше организмы өчен, ковидтан бигрәк, грипп зур куркыныч тудыра. Ковидка кеше организмы җайлашты, ул аны җиңелрәк үткәрә, дигән фикердә мин. Грипп 1 яшькә кадәрге балаларга һәм өлкәннәргә зур куркыныч тудыра. Вируслы кискен респиратор авырулар исә хроник авырулары булган кешеләр өчен куркыныч. Аның инкубацион вакыты 15 сәгатьтән 3 тәүлеккә кадәр дәвам итә, – ди Рәшит Вагыйзов.
Табиблар әйтүенчә, грипп баш авыртуы белән башлана. Организмга вирус эләккәч, кан тамырлары кабара һәм чигәләр, баш авырта башлый.
– Беренче көннәрдә коры ютәл күзәтелә. 3-4 көннән соң ул продуктив ютәлгә әйләнә, какырык чыга башлый. Авыруны дәваламаганда, үпкә ялкынсыну, пневмония күзәтелергә мөмкин, – ди Рәшит Вагыйзов. – Авыруны кисәтү, имммунитетны күтәрү өчен, ачытып тозланган (квашеная) кәбестә һәм термик эшкәртү үтмәгән җиләк-җимеш бу чорда аеруча файдалы. Кайнатмаларның файдасы юк. Катырылган җиләк-җимешнең файдасы тияргә мөмкин.
Лилия Шәймиева фотосы.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел 18 сентябрь санында укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев