Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Узган елны 6200 райондашыбыз диспансерлаштыру узды

Профилактик күзәтүне 18-38 яшьлекләр ике елга бер мәртәбә үтәргә бурычлы.

Быел районыбызда 6849 кеше – диспансерлаштыру, 1466 кеше – профилактик күзәтү, коронавирус белән авырган 960 кеше тирәнтен диспансерлаштыру узарга тиеш. Профилактик күзәтүне 18-38 яшьлекләр ике елга бер мәртәбә үтәргә бурычлы. Бүгенге көнгә 400гә якын райондашыбыз район хастаханәсендә тикшеренү үтеп, анализлар тапшырган. “Былтыр 6200 райондашыбыз диспансерлаштыру узды. 316 кешенең анализларында үзгәрешләр булып, 48 кешедә онкологиягә шик туды. 23 кешедә онкологик авырулар расланды. Яман шеш авырулары күпчелек үпкәдә, бавырда, хатын-кызларның сөт бизләрендә, тиредә, тамакта, эчәклекләрдә ачыкланды. 17 кешедә шикәр диабеты, 78 кешедә ашкайнату органнары авырулары, 168 кешедә башка төр авырулар табылды”, – ди хастаханәнең диспансерлаштыру кабинеты шәфкать туташы Миләүшә Миңнегалиева.

Фото - Мөслим-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев