Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Үзебез өчен кирәк

Быел 7 меңләп кеше диспансерлаштыру үтәргә тиеш

18-39 яшьлекләр ике елга бер тапкыр профилактик тикшерү узарга тиеш. 40 яшьтән узганнар, инвалидлар, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларга тигезләшүче кешеләр ел саен диспансерлаштыру үтәргә бурычлы.

Август аенда поликлиникада диспансеризация кабинеты эшли башлады. Биредә медицина тикшерүе үтәргә тиешле кешеләрнең документлары тутырыла, сораштыру үткәрелә, кан басымы үлчәнә.

– Авыл халкы зарланырга яратмый, хәле бик авыр булганда гына медицина хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итә. Кызганыч, райондашларыбыз арасында үз сәламәтлегенә ваемсыз караучылар күп. Районыбызда быел 6849 кеше диспансерлаштыру үтәргә тиеш, план 96 процентка үтәлде. Профилактик күзәтүне 18-39 яшьлекләр ике елга бер мәртәбә үтәргә бурычлы, – диде поликлиниканың диспансеризация кабинеты шәфкать туташы Миләүшә Миңнегалиева. – Бүгенге көнгә 6557 райондашыбыз район хастаханәсендә сәламәтлеген тикшертеп, кирәкле анализлар тапшырды. Былтыр 6202 райондашыбыз диспансерлаштыру узды. 1679 кешенең анализларында үзгәрешләр ачыкланды. 70 кешенең анализларында онкологик авыруларга шик туды, 27 кешедә ул расланды. Яман шеш авырулары күпчелек үпкә, бавыр, хатын-кызларның сөт бизләрендә, тиредә, тамакта, эчәклекләрдә ачыклана. 24 кешедә – шикәр диабеты, 29 кешедә – йөрәк-кан тамырлары авырулары, 108 кешедә – ашкайнату органнары авырулары, 309 кешедә башка төр авырулар табылды.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел өчен 8 ноябрь саныннан укыгыз.

Лилия Шәймиева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев