Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Үпкә яман шеше. Сораулар һәм җаваплар.

«Үпкә ямаш шешы» диагнозы кешенең тормышын астын өскә әйләндерергә мөмкин. Бу сынауны ничек җиңәргә, заманча медицина нинди ярдәм чаралары тәкъдим итә һәм дәваланудан соң ничек тулы канлы тормыш белән яшәргә? Бу хакта «ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының профессор М.З.Сигал исемендәге Республика онкология диспансеры» ДАССУ 1нче торакаль бүлеге мөдире Артур Гыйльметдинов сөйләде.

1. Үпкә яман шеше ничек ачыклана һәм нинди симптомнарга игътибар итәргә кирәк?

 

Еш кына үпкә рагы диспансеризация һәм профилактик тикшеренүләр вакытында ачыклана.  Периферик ямаш шеш иң мәкерлесе санала. Гадәттә ул үзен берничек тә белгертми, чөнки үпкә тукымасында авыртуны сиздерә торган рецепторлар юк. Шулай да башлангыч стадиясендә шештән шикләнергә була – бронх-үпкә системасында һава йөреше бозыла.

Үзенчәлекле симптомнар – ютәл, кан төкерү, тын кысылу, күкрәк читлегендә авырту, тавыш карлыгу. Шулай ук үпкә яман шешенә генә түгел, гомумән, башка авыруларга хас симптомнар да күзәтелә – көчсезлек, тиз ару, кулдан эш китү. Ләкин пациентларның күбесе үзенең сәламәтлеген кайгыртмыйча яши һәм бу симптомнарга авыру ачыклангач кына игътибар итә башлый, ә кайбер очракта мондый симптомнар үпкә, йөрәк, кан тамырлары авырулары билгеләре артына яшеренгән була.

Шуңа күрә ел саен бөтен кешегә дә диспансеризация вакытында флюорография узарга киңәш ителә. Аның максаты – үпкәдәге яшерен авыруларны ачыклау: туберкулез, пневмокониозлар, специфик булмаган ялкынсынулы авырулар һәм шешләр.

2. Әлеге онкологик авыру ешрак ничә яшьтә ачыклана һәм аның сәбәпләре нәрсәгә бәйле?

Онкология авырулары арасында үпкә яман шеше инде дистәләгән еллар дәвамында әйдәп баручылар рәтендә тора. Ир-атларда ул һәрвакыт беренче урында иде, хатын-кызларда да елдан-ел арта гына. 30-60 яшьтәгеләр арасында, ә алар эшкә сәләтле яшьтәге кешеләр, үпкә рагы сөт бизләре һәм тән тиресе яман шешеннән генә калыша.  

Гомумән караганда, үпкә яман шешенә китерергә мөмкин сәбәпләр бик күп. Төп сәбәп – тәмәке тарту, бу бигрәк тә ир-атларга кагыла. Шуңа күрә аларда ул ешрак ачыклана. Вәзгыятькә тискәре йогынты ясаган башка факторлар да бар – пычрак һава, сәламәтлеккә зарарлы эштә эшләү, картаю (яшь барган саен онкология авырулары башлану куркынычы арта), үпкәләрнең хроник авырулары (хроник обструктив үпкә авыруы (ХОБЛ), бронхиаль астма), нәселдәнлек (якын туганнарның онкология белән еш авыруы), башка берәр органда табылган рактан дәвалану һ.б.

    

3. Үпкә яман шешеннән дәваланып буламы?

Авыруның I-II стадияләрендә онкохирургия казанышлары ярдәмендә үпкә яман шешен һәрвакыт диярлек дәвалап була. III-IV стадияләрдә химиотерапия һәм радиотерапия казанышлары исәбенә чирне ныклы ремиссиягә күчерергә мөмкин. Шунысын әйтергә кирәк, тәмәке тартучыларда үпкә рагын дәвалау авыррак. Тәмәке тартмаучыларны дәвалау өчен таяну нокталары күбрәк.

4. Үпкә яман шешеннән дәваланган пациентларга төп киңәшләр нинди?

Беренче чиратта тәмәкедән баш тарту һәм сәламәт тормыш рәвеше алып бару мөһим. Чөнки тәмәке тарту еш кына хроник обструктив үпкә авыруына китерә, ә үпкәгә операция кичергәннән соң сулыш алу болай да кыенлаша. Тәмәке тартуны дәвам итү алга таба шушы начар гадәткә бәйле башка чирләр – үңәч, бәвел куыгы, ашказаны асты бизе, ирен, бугаз яман шеше куркынычы белән яный. Йөкләнешне әкренләп арттыра барып, даими рәвештәге физик активлык пациентка тиз арада җайлашырга һәм сулыш алу күләмен торгызырга ярдәм итә.

Икенчедән, «үпкә рагы» диагнозы куелган пациентлар республика онкология диспансеры белгечләре күзәтүендә тора. Чирнең яңадан башлануын кисәтү өчен пациентларны билгеләнгән срокта гомере буена тикшеренергә чакыралар. Бу «диспансер күзәтүе» дип атала. Сырхауханәдәге табиб-онкологка йөрергә һәм аның киңәш-тәкъдимнәрен үтәргә кирәк.

Үпкә яман шеше – хөкем карары түгел. Бүген онкология өлкәсендә ирешелгән казанышлар ярдәмендә дәвалау яхшы нәтиҗәләр бирә, савыгу мөмкинлекләре арта бара.

 

Материал «Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы» ДАССУ заказы белән әзерләнде

Фото –  А.Гыйльметдиновның шәхси архивыннан  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев