Тын юлларының ялкынсынуы белән бәйле авырулар күбәя башлады
Язын халыкның 20 проценты авырый, диләр табиблар
Беренче дулкын – мартта, икенчесе апрельдә күзәтелә. “Урамда һава температурасы күтәрелү белән бергә дымлылык та арта, ә бу бактерияләр үрчү өчен менә дигән шар булып тора. Витаминнар җитмәү, түбән иммунитет, үзгәрүчән һава торышы, урамга сирәк чыгу, нерв системасы какшау да авыруга китерә. Бу көннәрдә балаларда тын юлларының ялкынсынуы белән бәйле авырулар күбәя башлады. Соңгы өч көндә 15 райондашыбызга бронхит, кискен респиратор вирус авырулары, эчәк инфекциясе диагнозлары куелды”, – дип хәбәр итә район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлеге өлкән фельдшеры Гөлфирә Сабирова.
Фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев