Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Туберкулез – йогышлы авыру

Дөньяда ел саен туберкулездан миллионлаган кеше үлә, 10 миллионлап кешегә шушы диагноз беренче тапкыр куела. Актив формадагы туберкулез белән авыручы бер кеше ел буена 10-15 кешегә зарар китерергә мөмкин.

– Туберкулез – йогышлы авыру. Чир авыру кешедән яки авыру хайваннан таза кешегә йогарга мөмкин. 1991 елга кадәр безнең илдә елдан-ел туберкулез белән авыру очраклары кими барды, чөнки балалар һәм олылар арасында планлы рәвештә туберкулезга каршы махсус чаралар үткәрелде. Халыкның яшәү һәм культура дәрәҗәсе дә бер чама иде. Соңгы еллардагы социаль һәм икътисадый үзгәрешләр үпкә авыруының да үсүенә китерде. Бүгенге көндә туберкулез авыруыннан тулысынча терелеп була. Ләкин бу авыруны башлангыч чорында белү, диагнозны иртәрәк куюның әһәмияте бик зур. Авыру никадәр иртәрәк беленсә, аны дәвалау да шул кадәр тизрәк һәм уңышлырак. Халык бу авыру турында белергә тиеш, шул вакытта гына авыруның теге яки бу билгеләре күренә башлау белән кеше табибка күренергә ашыгачак, – ди поликлиниканың профилактика бүлеге шәфкать туташы Рәүназ Мортазина.

Туберкулезның бер кешедән икенче кешегә ничек йогуын бик озак ачыклый алмыйлар. Бары тик 1882 елда гына немец галиме Роберт Кох туберкулез авыруын тудыручы микробларны микроскоп аша күрә. Бу ул заманның иң зур ачышларыннан берсе була.

Табиблар хәбәр итүенчә, туберкулез микобактерияләре кайбер үзенчәлекләре белән башка микроблардан бик нык аерыла. Алар салкынга чыдам. Хәтта -10 градуста да озак үлмиләр. Организмнан читтә микроб үрчеми, ләкин озак вакыт тереклеген саклый. Караңгы һәм юеш (дымлы) торакларда ул озак саклана. Урам тузанында ике атнадан артык яши. Кайнатканда һәм туры кояш нурлары тәэсирендә микроб тиз һәлак була. 

Туберкулез микроблары авыру кешедән таза кешегә күп очракта тын юллары аша йога. Кеше йөткергәндә, төчкергәндә, сөйләшкәндә микроб төкерек белән һавага чыга һәм шул һаваны сулаучы сәламәт кешенең тын юллларына үтеп керергә мөмкин. Туберкулезның ачык формасы белән авыручы кеше микробларны тирә-якка күпләп тарата. Авыру белән сәламәт кеше бер-берсеннән 1-2 метр ераклыкта торып сөйләшергә тиеш. Калган очракта микобактерияләр азык аша да керергә мөмкин. Башкача да була. Мәсәлән, авыру кеше какрыгын идәнгә яки җиргә төкерсә, какрык кибә, тузан белән һавага күтәрелеп, диварга, җиһазга куна һәм, шушы тузанлы һәм микроблы һаваны сәламәт кеше суласа, аның авыру ихтималы арта.

Гаиләдә ачык формадагы туберкулез авыруы булганда бигрәк тә балаларны сакларга кирәк, ди табиблар. Туберкулез авыруының таралуында күпмедер дәрәҗәдә карт кешеләрнең дә өлеше бар. Ләкин халык арасында “туберкулез белән күбрәк яшьләр авырый” дигән ялгыш фикер яши. Карт кешенең йөткерүен дә, гадәттә, бронхиттандыр, дип уйлыйлар. Нәкъ менә картларда туберкулез авыруы акрын, озаклап бара.

Фото – Рәүназ Мортазинаның шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев