Татарстанда яман шеш белән 127 324 авыручы теркәлде
Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасының баш штаттан тыш онколог белгече Эдуард Нагуманов сөйләде
"2025 елның 31 декабренә Татарстан Республикасында яман шеш авыруы белән 127 324 пациент теркәлгән иде. Татарстан Республикасы тарихында беренче тапкыр авыручылар саны 20 мең кешедән артты", – диде спикер.
Нагуманов сүзләренчә, авыручылар саны 2024 ел белән чагыштырганда 4,5%ка, ә 2023 ел белән чагыштырганда 12%ка арткан.
Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, диспансеризация онкология авыруларын иртә стадияләрдә сигез тапкыр ешрак ачыкларга ярдәм итүе исбатланган. Исегезгә төшерәбез, "Озын һәм актив гомер" милли проекты ярдәмендә РФ гражданнарына бушлай диспансеризация узарга мөмкинлек бар.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев