Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Сәламәтлек

Тәмәке гомерне кыскарта

13 ноябрьдә Халыкара тәмәкедән баш тарту көне билгеләп үтелә. Халыкара тәмәкедән баш тарту көненең максаты – тәмәкегә бәйлелекне киметү, халыкны һәм табибларны тәмәкегә каршы көрәшкә җәлеп итү.

Җир йөзендә 10 секунд саен тәмәке тартучы бер кеше үлә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, үлемгә китерүче сәбәпләрнең 90 проценты тәмәке тарту аркасында үпкәдә яман шеш барлыкка килү белән бәйле. 

Россиядә яшәүче ир-атларның 50-60 процентын күп тартучылар дип әйтергә була. Ким дигәндә, һәр унынчы хатын-кыз тәмәке тарта. Әни булырга, балалар тәрбияләргә тиешле хатын-кызларның, тәмәке кабып, сасы ис аңкытып йөрүләре бик кызганыч. Тәмәке тартучы ана карынындагы бала үсеше дә акрыная. 

Соңгы елларда тәмәке тартучы яшүсмерләр күбәйде. Малайлар арасында беренче тапкыр тәмәке тартып карау – 10-11 яшьтә, ә кызларда 13 яшьтә күзәтелә икән. Сәламәт яшәү рәвеше алып баруга җаваплы караш тәрбия-

ләү – әти-әни җаваплылыгында. Һәр гаиләдә балаларда ихтыяр көче тәрбияләү максат итеп куелырга тиеш. Начар гадәтләр сезнең гаиләгә, балаларыгызга кагылмасын дисәгез, буш вакытыгызны әдәбиятка, сәнгатькә, спортка багышлагыз.

Тәмәкедәге никотин көчле мавыгуга һәм баш мие функциясенең бозылуына китерә. Тәмәке тарту тиренең кан белән тәэмин ителешен киметә. Тире җыерчыклы һәм ялтырый торганга әйләнә. Тәмәкене озак тартудан катаракта барлыкка килергә мөмкин, бу ахыр чиктә сукыраюга китерә. Авыз куышлыгы, үпкә, үңәч яман шешенең сәбәпләре дә тәмәкегә бәйле. 

Тәмәке тартучының төкереге авыздагы бактерияләрне юк итә алмый. Тәмәке составындагы сумаладан бармаклар саргая, тырнаклар таплар белән каплана. Тәмәке тарту артериаль кан басымының күтәрелүенә, кан тамырларының тараюына китерә һәм йөрәк тибешен ешайта. Тәмәке тартучылар арасында бронхиаль астма һәм эмфизема авырулары барлыкка килү очраклары 20 тапкырга күбрәк күзәтелә. 

Бу начар гадәттән котылу юлларын эзләгез. Тәмәке тартуны ташлагач, тәм тою рецепторлары уяна. 

Фото – Татар-информ архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев