Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Сәламәтлек

Талпаннар да уянды

Озын кыштан соң халык язны көтеп ала

Күңел табигать кочагына, урман-кырларга тарта. Тик табигать белән хозурлануның куркыныч ягы да бар: талпаннар уянган. “Роспотребнадзор”ның Татарстан буенча идарәсе Әлмәт территориаль бүлегенең белгеч-эксперты Динара Кәрамова белән әңгәмәбез шул хакта.

– Динара Илгизовна, быел районда талпан кадалу очраклары теркәлмәдеме әле?

– Республика медицина учреждениеләренә талпан тешләүдән зыян күргән 7 кеше мөрәҗәгать иткән. Бу очраклар Әлмәт, Азнакай, Яшел Үзән, Норлат районнарында һәм Казан шәһәрендә булган. Мөслимдә талпан кадалу очраклары теркәлмәде. Узган ел талпан тешләүнең 59 очрагы теркәлгән иде. Язын җылы көннәрдә күпләр урман-кырларга ял итәргә чыга, парк-
скверларда йөрүчеләрнең саны да бермә-бер арта. Ә талпаннар урманнарда гына түгел, агач-куакларга бай парк-скверларда да була. Шуңа мондый урыннарда сак булырга кирәк.

– Талпаннар күпчелек кайда тереклек итә?

– Талпаннар гадәттә яфраклы катнаш урманнарда яши. Урманга илтүче сукмаклар буенда, болыннарда, биек үләнле кырларда, ботаклар һәм үләннәр өстендә дә талпаннар була. Агач полосаларында, куаклар күп үсүче парк-скверларда, бакча кишәрлекләрендә дә талпаннар юк, дип тынычланырга ярамый. Белгечләрнең күпьеллык күзәтүләре фикеренчә, талпаннар тешләүнең иң югары күрсәткечләре апрель уртасыннан июнь азагына кадәр дәвам итә. Июльдә талпаннар кими. Августта аларның саны тагын арта башлый һәм бу октябрь ахырына кадәр дәвам итә.

– Талпан тешләү кешеләр өчен нәрсәсе белән куркыныч?

– Талпан тешләү нәтиҗәсендә талпан боррелиозы яки вирус энцефалиты башланырга мөмкин. Боррелиозның инкубацион чоры 2-30 көн дәвам итә. Авыру башлануның характерлы билгесе – талпан тешләгән урында тән тиресе кызарып тора. Кызыл тап акрынлап 10 сантиметрга кадәр зурая. Баш авырту, туңу, күңел болгану, тән температурасының күтәрелүе, миалгия һәм артралгия, хәлсезлек, тиз ару, йокы килү кебек билгеләр күзәтелергә мөмкин. Вакытында дәваланмаганда, авыру көчәеп, хроник төс алырга, хәтта кайбер очракларда инвалидлыкка китерергә мөмкин. Талпан вируслы энцефалиты үзәк нерв системасының зарарлануына китерә һәм кискен йогышлы авыру булып санала. Энцефалит нәтиҗәсендә инвалидка әйләнергә, авыру үлемгә дә китерергә мөмкин. Талпан тешләгән яки кадалган очракта, кичекмәстән хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

– Динара Илгизовна, талпан тешләүдән ничек сакланырга?

– Урман-кырларга, болынга чыкканда, бакчада, парк-скверларда йөргәндә талпаннар һөҗүменә дучар булу ихтималы бар. Урман хуҗалыгы хезмәткәрләренә, геологик-тикшеренү, автомобиль һәм тимер юллар, нефть һәм газүткәргечләр, электр линияләренә хезмәт күрсәтүчеләргә, топографларга, аучыларга һәм туристларга талпан энцефалитына каршы профилактик прививкалар ясату зарур. Вакцинация авырудан саклануның иң нәтиҗәле ысулы булып тора. Табигатькә чыкканда, яка, җиңнәр, чалбар балаклары аша талпан үтеп керә алмаслык кием сайларга кирәк. Күлмәкнең җиңе озын булырга, ә чалбар балакларын оекбашларга һәм аяк киеменә кертеп куярга уңайлы булганын сайлагыз. Башны һәм муенны яулык белән капларга кирәк. Ачык төстәге киемдә талпанны тизрәк ачыкларга була. Талпан килмәсен өчен акарицид-репеллентлар һәм башка препаратлар кулланырга мөмкин. Аларны кулланыр алдыннан инструкциясен әйбәтләп укыгыз. Табигатьтә булганда, 15 минут саен киемегезне, гәүдәгезне тикшереп торырга тырышыгыз. Йорт хайваннарын да күзәтергә онытмагыз.

– Тәнгә кадалган талпанны мөстәкыйль рәвештә үзеңә алырга ярыймы?

– Югарыда билгеләп үткәнчә, тәнгә кадалган талпанны алдыру өчен фельдшер-акушерлык пунктына яки хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Андый мөмкинлек булмаса, талпанны үзегез чыгарганда бик сак эш итегез. Талпанның борыны өзелмәве, сытылмавы кирәк, чөнки инфекция йоктыру куркынычы зур. Талпанны чыгарганнан соң, яраны 70 процентлы спирт яки 5 процентлы йод белән эшкәртү зарур.

Фото – Динара Кәрамованың шәхси архивыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев