Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Сәламәтлек

Табиб талпан кадалган очракта нишләргә кирәк икәнен искәртте

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш эпидемиологы Дмитрий Лопушов «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә талпан кадалган очракта нишләргә кирәк икәнен искәртте

1. Талпан кадалган очракта, аны алдыру өчен медицина оешмасына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

2. Әгәр хастаханәгә барып җитү мөмкин булмаса, талпанны мөстәкыйль рәвештә чыгарырга кирәк. Табиб сүзләренчә, талпанны маркетплейсларда сатыла торган махсус җайланмалар ярдәмендә алырга мөмкин.

3. Тартып чыгарган талпанны ташларга ярамый. Аны нинди дә булса савытка салырга, савыт эченә юеш мамык яки яфрак куярга, аннары талпанны тикшерүгә илтәргә кирәк.

«Тикшерү Татарстанның Гигиена һәм эпидемиология үзәге лабораторияләрендә һәм республиканың башка лаборатория үзәкләрендә үткәрелә. Нәтиҗәләр әзер булганнан соң, кешегә ашыгыч рәвештә иммуноглобулин кадау яки антибиотиклар билгеләү турында карар кабул ителә», — дип аңлатты Дмитрий Лопушов.

Фото – ясалма фәһем

Чыганак: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев