Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Сәламәтлек

Стресс кичергәндә, суыкта өянәк көчәя: табиб астманың сәбәбе, аны дәвалау турында сөйләде

Әгәр астматик тәмәке тартуын дәвам итсә, ул үз авыруы турында беркайчан да онытмаячак

Астма белән авыручыларга аспирин килешми һәм алар һәрвакыт ингаляторга бәйлеме? Башка кешенең ингаляторын кулланырга ярыймы? Татарстанның Республика клиник хастаханәсе Республика клиник иммунология үзәге табиб аллерголог-иммунологы Алинә Вәлиева Бөтендөнья бронхиаль астмага каршы көрәш көнендә «Татар-информ» агентлыгының әлеге һәм башка сорауларына җавап бирде.

Астматик булып тумыйлар

Җир шарында бронхиаль астма шактый киң таралган, ул климатка һәм илнең үсеш дәрәҗәсенә бәйле түгел. Бүген дөньяда якынча - 300 миллион, Россиядә 1,5 миллион астматик яши. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, республикада 39 219 олы кеше һәм 7 683 бала бу авыру белән исәптә тора.

«Астма – үпкәләрдәге хроник ялкынсыну авыруы ул, астма вакытында бронхларның тараюы күзәтелә. Шул сәбәпле кешегә сулыш алу авырлаша. Ул төрлечә чагылыш таба. Берәүләрнең - тыны бетә, икенчеләрнең – сулышы кысыла. Бу шулай ук я ютәл, я сызгырулы хырылдау рәвешендә чагылырга мөмкин. Кагыйдә буларак, бу симптомнар комбинацияләнә», – дип аңлатты Татарстанның Республика клиник хастаханәсе Республика клиник иммунология үзәгенең югары категорияле табиб аллерголог-иммунологы, Казан дәүләт медицина университетының клиник иммунология һәм аллергология кафедрасы өлкән укытучысы Алинә Вәлиева.

Астма симптомнары, гадәттә, төнлә яки иртәнге сәгатьләрдә күзәтелә. Берәүләр алар белән - айга бер, икенчеләре көнгә берничә тапкыр очраша.

Астма аллергик һәм аллергик булмаган төрләргә бүленә. Аллергик астма, кагыйдә буларак, балачакта үсеш ала, аллергик булмаган астма исә күбесенчә олыгайгач барлыкка килергә мөмкин.

Түбәндәге ярсыткычлар өянәккә сәбәпче булырга мөмкин:

  • Аллергеннар белән контакт – тузан, чәчәк серкәсе, күгәрек, йон һәм хайван төкереге;
  • Теләсә нинди активлык – мәсәлән, китеп баручы автобусны куып җитәргә тырышу;
  • Салкын һава.

Астматик булып тумыйлар – авыру тышкы һәм эчке факторлар (генетика, аллергеннарга карата югары сизгерлек, җенес) бергә туры килгәндә акрынлап көчәя – иртә яшьтә астма күбесенчә малайларда очрый.

«Кайвакыт без аспирин астмасы белән очрашабыз. Шартлы пациент астмадан интегә, моңа организмның авыртуны баса торган препаратларны күтәрә алмавы да өстәлә. Аларны кабул иткәч, пациентның тыны кысыла башлый. Шулай ук авыруның бу формасында борын куышлыкларында полиплар барлыкка килергә мөмкин», – дип сөйләде аллерголог.

Салкын һава өянәк кузгалуга сәбәпче булырга мөмкин

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Астма белән авыручылар ингаляторны һәрвакыт үзләре белән йөртергә тиеш»

«Астма» сүзен ишеткәч, кулына ингалятор тоткан кеше күз алдына килеп баса. Сүз үпкә авыруы турында барганлыктан, дару организмга ингаляция – сулыш алган вакытта кертелә. Табиблар ингаляторның бәйлелек тудырмавын, киресенчә, кинәт барлыкка килгән өянәк вакытында кешене коткаруын раслый.

Астманы дәвалаганда бронхларны киңәйтүче һәм ялкынсынуга каршы препаратлар – ингаляцион гормоннар кулланыла. Алинә Вәлиева сүзләренчә, еш кына пациентларга ике препарат комбинациясен үз эченә алган ингаляторлар билгеләнә.

Астманы дәвалауда кулланыла торган ингаляторлар, җайланманың төренә карап, төрле принциплар буенча эшли. Терапия өчен дозалы аэрозоль ингаляторлар, порошоклы ингаляторлар һәм небулайзерлар файдаланыла.

«Доктор Хаус» сериалының бер эпизодында табибка ингаляторны хушбуй кебек кулланган хатын-кыз килә. Мондый хәлләр килеп чыкмасын өчен, без, табиблар, җайланманың дөрес файдаланыламы-юкмы икәненә инанырга тиеш», – диде Алинә Вәлиева.

Табиб искәрткәнчә, әгәр тын бетүен сизсәгез, үтәр әле дип көтмәскә, шунда ук ингаляция ясарга кирәк.

«Без пациентларыбызны ингаляторны һәрвакыт үзләре белән йөртергә чакырабыз. Әгәр кешедә өянәк башланса, ә ингалятор кул астында булмаса, ашыгыч ярдәм чакыртырга туры киләчәк. Хәтта янәшәдә башка астматик булса да, аның ингаляторы сезгә ярдәм итәме-юкмы икәнен белә алмыйсың, чөнки һәр дару - индивидуаль», – диде аллерголог-иммунолог.

Табиблар ингаляторның бәйлелек тудырмавын, киресенчә, кинәт барлыкка килгән өянәк вакытында кешене коткаруын раслый

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Астма өянәгеннән вафат булу куркынычы бар»

«Бронхиаль астма – хроник авыру. Аннан тулысынча котылып булмый, ләкин симптомнарны контрольдә тотарга мөмкин. Өстәвенә, мисал өчен, яшь барган саен аллергик бронхиаль астманың физиологик ремиссиясе күзәтелергә – авыру вакытлыча юкка чыгарга мөмкин. Ләкин саклыкны югалтырга ярамый – симптомнарның 5-15 елдан соң кире кайтуы ихтимал», – дип билгеләп үтте табиб.

Астматикларның саны елдан-ел арта, ләкин терапия дә камилләшә. Бүген медицина өянәкне ничек уңышлы һәм нәтиҗәле туктатырга икәнен белә.

«Астманың авыр өянәге астматик статус дип атала. Ул хастаханәгә реанимациягә салуны таләп итә һәм үлем куркынычы белән бәйле. Бәхеткә, бүген ялкынсынуга каршы препаратлар – ингаляцион гормоннар куллану нәтиҗәсендә үлем очраклары аз», – дип ышандырды табиб.

Югарыда әйтелгәнчә, астма аллергия белән бәйле булмаска да мөмкин. Ни өчен кешедә аллергия бармы-юкмы икәнен белү мөһим соң?

«Чөнки астманы ингаляцияләр белән дәвалаудан тыш, без аллерген-специфик иммунотерапия дә кулланабыз. Аның асылы нәрсәдә соң? Пациентка уколлар ясыйлар, тамчылар яки таблеткалар бирәләр. Бу иммун системасының әйләнә-тирәдәге аллергеннарга толерантлыгын булдыру өчен эшләнә. Гади сүз белән әйткәндә, бу - аллергиягә каршы вакцина», – дип аңлатты Алинә Вәлиева.

Астматикларның саны елдан-ел арта, ләкин терапия дә камилләшә

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Кайвакыт, кинодагы кебек, кәгазь пакетка суларга мөмкин»

1950 елда Венгрия-Америка табибы, психоаналитик Франц Александер «Чикаго җиделеген» – хәл ителмәгән шәхесара низаглар һәм стресс китереп чыгарган авырулар исемлеген билгели. Бронхиаль астма бу исемлектә бар.

«Астма өянәге чыннан да психоэмоциональ киеренкелек нәтиҗәсендә көчәергә мөмкин. Хәлне нормальләштерү һәм тынычлану өчен, ингаляциядән тыш, сулыш алу техникасын да кулланырга мөмкин. Кайвакыт, кинодагы кебек, кәгазь пакетка суларга да була. Шулай ук медитация, саф һавада йөрергә киңәш ителә», – диде Алинә Вәлиева.

Астма өянәгеннән сакланырга нинди профилактика чаралары ярдәм итә?

  1. Гипоаллерген режимны саклагыз. Мәсәлән, аллергик бронхиаль астмадан интегүчеләргә өйдә келәмнәрдән котылу җаен карарга кирәк – алар тузан җыя. Бүлмәләрне даими рәвештә җыештырырга киңәш ителә. Әгәр хайванга аллергия реакциясе бар икән, аның белән контактка кермәвең хәерле.
  2. Тәмәке тартмагыз – бу үпкәләрдәге ялкынсынуны көчәйтә һәм гомумән бөтен организмга зыян китерә.
  3. Табибларның барлык киңәшләрен үтәгез. Терапевт һәм педиатрга, шулай ук пульмонолог һәм аллергологка күренү мөһим. Табиблардан бернәрсә дә яшермәгез.

Астманы тулысынча дәвалап булмый, ләкин симптомнарны контрольдә тотарга һәм хәтта югары казанышлар спортында зур уңышларга ирешергә мөмкин. Дөньякүләм танылган кайбер спортчылар һәм Олимпия чемпионнары – астматиклар.

«Астма – хөкем карары түгел. Мондый авыру белән озак һәм бәхетле яшәргә мөмкин. Уңышның төп шарты – дөрес дәвалану һәм табибка күренү», – дип сүзен төгәлләде Алинә Вәлиева.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев