Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Сәламәтлек

Спортны яратырга өйрәтегез!

Спортка мәхәббәт гаиләдә башлана

Шушы девиз астында Мөслим район хастаханәсенең бүгенге көндә балалар бүлеген алып баручы табиб-педиатр Язилә Фәргать кызы пациентлар өчен даими лекцияләр үткәрә. Бу файдалы киңәшләр балаларга тизрәк сәламәтләнергә һәм киләчәктә үзләренә туры килә торган спорт төрен сайларга ярдәм итәчәк.
Спорт- безнең иң яхшы дустыбыз. Ул безнең тәнебезне һәм җаныбызны сәламәт тотарга ярдәм итә.  
Спортка мәхәббәт гаиләдә башлана. Иртәнге гимнастика, саф һавада йөрү, сикерү, велосипедта йору, чаңгыда шуу - бу кызыклы башлангыч. Балалар активлашкач, аларны спорт секцияләренә, түгәрәкләргә яздырырга була.
Сәламәт тәндә-сәламәт рух. Даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүче бала:
* сәламәт була, сирәгрәк авырый;
*  максатчан була;
* үзенә яхшы дуслар табар;
* җиңүләр яулый.
Киләчәктә баладан бөек җиңүләр көтәргә кирәкми. Иң мөһиме, ул үзенә туры килә торган һәм кызыксындыра торган спорт төре табарга тиеш. Барсы да файдага булачак.
 
Айгөл Гамирова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев