Соңгы өч көндә район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә 78 чакыру булган
Дәвалану өчен биш райондашыбыз район хастаханәсенә салынган
Соңгы өч көндә район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә 78 чакыру һәм мөрәҗәгать булган, шуларның 32се – йөрәк-кан тамырлары авырулары белән. Көнкүрештә тән җәрәхәте алган дүрт кешегә беренче ярдәм күрсәтелгән. Дәвалану өчен биш райондашыбыз район хастаханәсенә салынган.
“Көннәрнең кисәк җылытуы яисә салкынайтуы сәламәтлеккә дә тәэсир итә. Иммунитеты түбән булган кешеләр ешрак авырый. Табиб белән киңәшләшеп, профилактика йөзеннән иммунитетны күтәрү өчен витаминнар курсы эчү файдага булачак”, – ди бүлекнең өлкән фельдшеры Гөлфирә Сабирова.
Лилия Шәймиева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев