Тромб үлемгә китерә
Тромб – кан тамырларында яки йөрәк куышлыгында барлыкка килә торган кан төере
Соңгы елларда “тромб өзелү” дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Тромб – кан тамырларында яки йөрәк куышлыгында барлыкка килә торган кан төере. Тромб барлыкка килүнең төп сәбәбе – кан тамырлары зарарлану. Югары холестерин, тәмәке тарту, стресс, шикәр диабеты, артык авырлык тромб барлыкка килүгә этәргеч бирә.
– Тромблар – һәр кешедә күзәтелә торган әйбер. Алар гадәттә аякларда була. Тромбның, урнашкан урыныннан кузгалып, кан йөрешенә зыян китерүе кеше гомере өчен зур куркыныч тудыра. Тромблар йөрәк яки баш тамырына килеп утырса, кеше кинәт үлә, – ди табиб-терапевт Рамил Морзаханов.
Һәркемдә күзәтелергә мөмкин булган холестерин төерләре (холестериновые бляшки) да кеше гомере өчен зур куркыныч тудыра. Әмма, тромблардан аермалы буларак, төерләрне ачыкларга һәм дәваларга мөмкин.
– Холестерин төерләре барлыкка килүнең төп сәбәбе – холестеринның югары булуы. Холестерин күп булганда, йөрәк яисә баш авырта, баш әйләнә, – ди Рамил Морзаханов. – Мондый үзгәрешләр булганда, кичекмәстән табибка күренергә кирәк. Авыруларга йөрәккә, брахиоцефаль артерияләргә УЗИ үткәрелә, коронарография ясала. Әлеге тикшерүләр холестерин төерчекләрен ачыкларга ярдәм итә. Аларны дәваларга мөмкин, операцияләр дә ясала.
Тромблар һәм холестерин төерләре катлаулы җәрәхәтләрдән, операцияләрдән соң да барлыкка килергә мөмкин. Кан тамырлары ялкынсыну яки зарарлану, кан әйләнеше бозылу да тромб барлыкка килүгә сәбәп була ала.
– Бүгенге көндә йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан зыян күрүчеләр саны көннән-көн арта һәм яшәрә бара. Беренчедән, райондашларыбызның күбесе диспансерлаштыруга бик җаваплы карый. Икенчедән, баш, йөрәк авырта дип килүчеләрнең һәркайсын Яр Чаллы ашыгыч ярдәм хастаханәсенә җибәрәбез, анда кан тамырлары тикшерелә. Авыруларның вакытында ачыклануы йөрәк-кан тамырлары белән авыручылар санын арттыра, – ди табиб. – Бу төр авыруларны булдырмас өчен һәр көнне җәяү йөрергә киңәш итәм. Бигрәк тә утырып эшләүчеләргә. Дөрес туклану мөһим, яшелчәләр, җиләк-җимеш ашарга, физик культура белән шөгыльләнергә, алкогольдән тыелырга, стресслардан сакланырга кирәк. Табибларга, ныклап авырый башлагач кына түгел, даими күренү шарт. Шикәр, холестерин һәм башка шундый күрсәткечләрне даими күзәтергә кирәк. Моның өчен елга бер тапкыр диспансерлаштыру узу мөһим. Авыру ачыкланганда, елга дүрт-биш тапкыр табибка күренергә, анализлар бирергә кирәк.
Сәламәтлекне кайгыртырга, сакларга кирәк. Сакланганны саклармын, дигән бит.
Дөньяда йөрәк авыруларыннан ел саен 17 млн кеше вафат була. Россиядә елына якынча 150 мең кеше йөрәк авыруларыннан үлә, 90 процент очракта үлем сәбәбе – йөрәк ишемиясе.
Фото – Татар-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев