Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Сәламәтлекнең бәясе күпме?

Түләүле һәм бушлай медицина, яки Табибларның мөнәсәбәте турында уйланулар.

“Медицина түләүсез булырга тиеш!” дигән фикерне еш ишетәбез. Тик бушлай медицина ярдәме алуга караганда, түләүлесе отышлырак кебек. Дәүләт хезмәтләре аша язылып яисә чират торып кирәкле табибка керәм дигәндә генә аның эш сәгате бетә. 
Ишек төбендә чиратын көтеп гаҗиз булган 70-80 яшьлек бабай табибка канәгатьсезлек белдрегән иде, үзенә эләкте:
– Озын чиратлар ошамаса, түләүле хастаханәгә бар! Шәһәргә йөрегез! 
Яшь кенә табибәнең кискен һәм дорфа җавабыннан бабай тагын да кечерәеп калгандай тоелды. Ул кайту юлына кузгалды. Бабай такси яллап авылга кайтып китте. Кирәкле табибка керә алмый кайтып китүе кызганыч.
Район поликлиникасына йомыш төшми тормый, шулай да шәһәр клиникаларына йөрүне кулай күрәм. Акчаңны түлисең дә, билгеләнгән вакытка барасың. Табиблар да ягымлы. Түләүле клиникада чакырылмаган кунак кебек уңайсызланып утырмыйсың. Бөтен табибларны да бер җепкә тезәсем килми. Тик Гиппократ антын бирүчеләр арасында сүзләрендә тормаучылар да бар шул.
Нинди белгечлек алсаң да, үз һөнәреңнең остасы булырга кирәк. Теш табибын гына алыйк. Стоматолог, теш төбендәге үлекне чистартмыйча, пломба куярга тиешме?! Әлеге теш кабаттан авыртып, табиб янына килгәч, пломба өстенә пломба куюны ничек аңларга? Түләүле теш табибына барасы булды. Нәтиҗәдә иммунитет нык булу аркасында гына тештәге үлекнең башка китмәве турында белдек. Берничә көн бер сәбәпсез температура күтәрелеп, ничек җәфаланганымны язып тормыйм.
“Нигә башта ук түләүле табибка бармадың?” диярсез. Чират көтәсе килмәде. Нәтиҗәдә, нервлар какшады. Бөтен кешенең дә түләүле табибка йөрергә мөмкинлеге юктыр. Тик сәламәтлек өчен акчаны табасың икән ул!
Хастаханәнең балалар бүлегендә берәүнең дә дорфа мөнәсәбәт белән очрашканы юктыр. Участок табибына яки шәфкать туташына тәүлекнең кайсы вакытында шалтыратсаң да, алар һич авырсынмыйча киңәшләрен бирә, икенче көнне шалтыратып, баланың хәле белән кызыксына.
– Поликлиникага диспансеризация үтәргә чакырдылар. Кан һәм башка анализлар тапшырырга кирәк. Процедура бүлмәсенә чират поликлиника коридоры буйлап сузылган. Шәфкать туташы барыбызны да кабул итәргә өлгерер микән, дип борчылдым. Авылдан узгынчы машина белән килдем. Кайтасы да бар. Чираттагы бөтен кеше дә кан тапшыра алды, рәхмәт яугыры! Гинекологка да кердем. Организмда үзгәрешләр булуы ачыкланды. Бик авыр булды! Шундый вакытта табиблар да катырак эндәшсә, төшенкелеккә бирелер идем, – дип сөйләде бер райондашыбыз.
Әйе, табиб коткара да, утка да сала ала. Дәвалаучы табиблар инвалид калдыручылардан күбрәк булсын иде!
 

Фото - freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев