Сәламәтлек саклау – мөһим бурыч
Халыкның сәламәтлеген саклау мәсьәләсе ил һәм республика җитәкчелеге, хөкүмәт тарафыннан һәрвакыт аерым игътибар үзәгендә
Елдан-ел хастаханәләрнең материал-техник базасы яңарганнан-яңара бара. Сәламәтлек саклау юнәлешендә эшләп килүче төрле программалар, милли проектлар әлеге тармактагы күп кенә мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирә.
ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллинның эшлекле сәфәре вакытында сүз шул хакта барды. Район мәдәният йортында узган очрашуда район җәмәгатьчелеге, район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре, авыл җирлеге башлыклары, авыллардагы фельдшер-акушерлык пункты хезмәткәрләре катнашты. Очрашуда Марсель Миңнуллин республикада сәламәтлек саклау юнәлешендә башкарылучы эшләр һәм Мөслим районы сәламәтлек саклау тармагы күрсәткечләренә бәя бирде.
– Сәламәтлек саклау сферасына Россия Президенты В.В. Путин тарафыннан куелган төп бурыч – үлем очракларын киметү, кеше гомерен озайту, – диде ул үз чыгышында. – Әмма бу сәламәтлек саклау өлкәсенең генә күрсәткече түгел, ә Россия Федерациясе субъектларының дәрәҗәсен билгеләүче фактор да. Татарстан Республикасы әлеге уңайдан колачлы эшчәнлек алып бара, сәламәтлек саклауга ныклы игътибар юнәлтелә, бик күп финанс ярдәме бүлеп бирелә. Сәламәтлек саклау оешмалары иң заманча тикшеренү, дәвалау җиһазлары белән кораллана, өр-яңа ФАПлар ачыла, поликлиникалар ремонтлана. 2024 елның алты аендагы үлем очраклары турындагы саннарга килгәндә, районда үлем очракларының иң күп өлеше – 43,7 проценты – кан әйләнеше системасы авыруларына туры килә. Икенче урында нерв системасы авырулары, бу күрсәткеч 12 процент тәшкил итә. Шулай ук сулыш юлы, тышкы тирәлек йогынтысыннан барлыкка килгән авырулар белән бәйле үлем очраклары да күпчелек урынны алып тора, – диде ул.
Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 26 июль санында укыгыз.
Рәмилә Сәләмова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев