Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Сәламәтлек

Сәламәтлек автобусы килде

“ӘЙТ” физик һәм психологик сәламәтлек шоу-конференциясе үтте

Проект ТР Яшьләр эшләре һәм Сәламәтлек саклау министрлыклары ярдәме белән “ТР иҗади яшьләр академиясе” региональ иҗтимагый оешмасы тарафыннан гамәлгә ашырыла. Аның максаты – яшьләрнең физик һәм психологик сәламәтлегенә ярдәм итү өчен мәгълүмат җиткерү һәм мөмкинлекләр булдыру.

“ӘЙТ” физик һәм психологик сәламәтлек шоу-конференциясе сәламәтлегенә битараф булмаганнарны бергә җыйды. Мөслимгә кадәр әлеге чара Арча, Буа, Чистай һәм Әлмәт шәһәрләрендә үткән. Шоу-конференциягә биш районнан (Азнакай, Сарман, Минзәлә, Зәй, Актаныш) делегацияләр килде.

Район мәдәният йорты каршында интерактив һәм күргәзмә пространстволары эшләде. Биредә аноним рәвештә экспресс-тест тапшырып, ВИЧ статусын билгеләү, күзләрнең күрү сәләтен тикшерү, психологик ярдәм күрсәтү буенча интерактив нокталар эшләде. Төрле очракларда беренче ярдәм күрсәтү буенча мастер-класслар үтте. Кешенең эчке органнары төзелешен, диетологлар белән бергә сәламәт туклану кагыйдәләрен өйрәнү мөмкинлеге дә булды. Шоу-конференциядә катнашучыларны иң кызыксындырганы – скрининг тикшерүе булгандыр. Чират торып, кан басымын, йөрәк тибешен тикшертүчеләр, кан анализлары тапшыручылар күп булды. Табиблар сәламәт яшәү рәвеше буенча киңәшләр бирде.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 29 август саныннан укыгыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев