Сәламәтлек
Район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә талпан кадалып килүчеләр саны арткан
Талпан тешләгән очракта мөмкин кадәр тизрәк табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк булса да, күпләр талпаннан мөстәкыйль рәвештә котылырга тырыша.
“Талпаннар таратучы инфекция үзәк нерв системасына төзәтеп булмый торган зыян салырга, инвалидлыкка, хәтта үлемгә китерергә сәләтле. Быел талпаннар бик күп. Аларны урманда, су буенда, хәтта үлән өстендә дә “ияртергә” була. Урман-парк зонасында йөрмәскә тырышыгыз. Балаларга да бу хакта ныклап аңлатырга кирәк. Талпан тешләгән очракта кичекмәстән медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итегез”,– дип кисәтә бүлекнең өлкән фельд-
шеры Гөлфирә Сабирова.
Фото – «Мөслим-информ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев