Сәламәтлек
Быел 36 райондашыбыз миокард инфаркты кичергән
Миокард инфаркты кичергән кешегә табиб билгеләгән препаратларны төгәл кабул итү рецидивны булдырмау өчен мөһим. Инфаркт кичергән кеше тәмәке тартудан баш тартырга, диета сакларга, физик күнегүләр ясарга тиеш. Кан басымын контрольдә тоту мөһим. “Кан басымы никадәр югары булса, инфаркт кабатлану куркынычы да шулкадәр югарырак. Аш тозын куллануны чикләргә тырышыгыз. Инфаркттан соң тренировкаларның индивидуаль программасын сайлау бик мөһим. Моны эшләргә реабилитолог ярдәм итәчәк. Ярдәм сорап психологларга мөрәҗәгать итүдән курыкмагыз. Стресс депрессия үсешенә китерә”, – ди район поликлиникасы кардиологы Тәнзилә Зиннурова.
Фото – Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев