Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Сәламәтлек

“Соңгы арада пациентлар чәч коела дип зарлана башлады. Көн саен 80-100 бөртек чәч коела икән, бу – нормаль күренеш, димәк, табигый яңару процессы бара

Ләкин таракта, киемдә һәм идәндә калган чәчләр күп икән, борчылырга сәбәп бар.Чәч коелуның төп сәбәпләре – генетика, гормональ үзгәрешләр, стресс, дөрес тукланмау, витаминнар җитмәү. Йөклелек чоры, бала табу, менопауза, калкансыман биз белән проблемалар, гормональ препаратлар куллану да чәчнең коелуына китерергә мөмкин. Себорей дерматиты, гөмбә инфекцияләре дә чәч коелуга сәбәп булып тора. Антибиотиклар, антидепрессантлар, химиотерапия дә чәчкә зыян сала. Чәч коелуга вакытында игътибар итәргә, табиб белән киңәшләшеп дәваланырга кирәк”, – ди район поликлиникасы мөдире Илгиз Латыйпов.

Фото – Мөслим-информ архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев