Сәламәтлек
Район поликлиниксына аллергик дерматит белән мөрәҗәгать итүчеләр саны арткан
Узган атнада 7 кешегә әлеге авыру буенча дәвалану курсы билгеләнгән. Тире аллерген белән турыдан-туры контактта булганнан соң ялкынсыну барлыкка килә, кеше кашына башлый. “Аллергик дерматит күбрәк төрле металлга, агулы үсемлекләргә яки латекска кагылганнан соң, бижутерия эшләнмәләре кулланганда барлыкка килергә мөмкин. Күпчелек очракта мондый аллергик реакция куркыныч түгел, авыру дәваланмыйча да узарга мөмкин. Тик тире авыруларының йогышлылары бар, кайберләре үлемгә дә китерергә мөмкин. Шуңа күрә табиб белән киңәшләшеп дәвалану таләп ителә. Тире авыруларын вакытында ачыклау тире яман шешен иртә стадияләрдә ачыклау өчен дә әһәмиятле”, – дип кисәтә район поликлиникасы мөдире Илгиз Латыйпов.
Фото – Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев