Сәламәтлек
Сәламәтлек

Сәламәтлек

Соңгы өч көндә район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә 78 чакыру һәм мөрәҗәгать булган

Соңгы өч көндә район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә 78 чакыру һәм мөрәҗәгать булган, шуларның алтысы – көнкүрештә тән җәрәхәтләре, бишесе – аллергия белән. 38 кеше йөрәк-кан тамырлары авырулары белән мөрәҗәгать иткән. Инфаркт белән алты кеше Әлмәт хастаханәсенә озатылган. Сигез кеше дәвалану өчен район хастаханәсенә салынган. “Аллергик реакцияләр барлыкка килүгә зарланып килүчеләр саны артты: тән тиресе кызыл таплар белән каплана, кычыту барлыкка килә. Аллергия күп очракта антибиотиклар һәм биологик актив өстәмәләрне контрольсез эчү, стресс белән бәйле”, – ди ашыгыч ярдәм бүлеге фельдшеры Гөлүсә Камалова.

Фото – Мөслим районы хастаханәсе архивыннан 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев